Бисмилләһир-рахманир рахим. Аллаһының рәхмәте белән Рамазан аеның икенче көнендә Денис авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Бу гамәлне кылу хәерле дип беләбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла», диелгән.
Әлхәмдулилләх, мәҗлестә илледән артык кеше катнашты, яше-карты. Әлмәт, Самар, Түбән Кама шәһәрләреннән кайткан авылдашларыбыз күркәм мәчетебездә җыелып, вәгазьләр тыңладык, бергәләшеп намаз укылды. Шунысы сөенечле, өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр, балалар да бар иде. Ифтар ашы башланыр алдыннан авыл имамы Җәүфәр хәзрәт сүз алды, вәгазьләр сөйләде. Шушы табыннар үткәрү өчен мәчетне җиһазландырган мәзинебез Раил Зәкиуллин изге китабыбыз Коръәннән «Ясин» сүрәсен укыды. Укуны агайлар чиратлап дәвам итте. Авыз ачканнан соң бирегә килүчеләр ахшам намазына басты, мәҗлес милли ризыкларга бай табын артында дәвам итте.
Аллаһы ризалыгы өчен үткәргән ифтарлар кабул булсын. Күргәнегезчә, табыннар сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Болар - барысы да катнашучылар-килүчеләрнең китергән ризыклары! Башка елларда да дини бәйрәмнәрдә авылдашларыбызны мул табыннар артына җыярга насыйп булсын.
Авылыбызда ифтарга чиратлап бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу. Мәчеткә бару иң саваплы гамәлләрнең берсе булып тора, шушы изге эшкә үз өлешен керткән барлык авылдашларыма, туганнарыма, кардәшләремә Аллаһының рәхмәте булсын! Әлмәттән, Самардан, Түбән Камадан туган авылына кайтып, һәр даим ярдәм кулы сузучы авылдашларыбызга изге гамәлләре өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Ифтар ашын үткәрүчеләрнең тоткан чыгымнары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Хөрмәтле авылдашлар! Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын. Изге айда гына түгел, еллар буе бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, гайбәтләр сөйләмик, мәчетләргә йөрик, вакытында намазга басыйк, ураза тотыйк. Киләчәктә дә иман йортының ачык һәм халык белән тулы булуын теләп калабыз!
Рагидә БАДЫЙКОВА.
Денис авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 1186
Бик матур ифтар булган Аллахым кабул итсен кем кая булсада кунеле туган якларда барча бызгада сабырлык бирсен
Әфәрин Кызлар ,шундый тырышкансыз,Зур,ЗурРәхмәтләр иңсен Аллах тарафыннан!!!!Исән сау булыгыз,авылдашларны берләштереп торасыз! Рәхмәтләр яусын!
Аллах ярдэменэн ташламасын, исэн САУ Ураза-байрамен каршы алырга насып булсын