Культурно-этнографическая площадка должна открыться в конце мая для XIII Всероссийского сельского сабантуя. На это из бюджета Татарстана выделяется 12,5 миллионов рублей. В татарском подворье, по плану, будут расположены небольшой музей, дом с национальным декором, печка, колодец, мост.
Также будет построена мечеть. Исполнителю контракта было рекомендовано использование материала и изделий именно татарского производства. Губернатором Астраханской области Игорем Бабушкиным не раз был отмечен тот факт, что мероприятие будет масштабным и грандиозным. Оно пройдёт 27 мая.
***
Әстерхан янында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе өчен май аенда мәдәни-этнографик мәйданчык ачылырга тиеш.
Моңа Татарстан бюджетыннан 12,5 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта төбәк интернет порталына таянып Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
План буенча, татар ишегалдында зур булмаган музей, милли бизәкле йорт, мич, кое, күпер урнашачак. Шулай ук мәчет төзеләчәк. Килешүне башкаручыга нәкъ менә Татарстанда җитештерелгән материаллар һәм эшләнмәләрне кулланырга тәкъдим ителде.
Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин бу чараның киң күләмле булачагы турында берничә тапкыр билгеләп үтте. Ул 27 май көнне булачак.
Просмотров: 705