Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче Илшат Галимов белән күптән танышмын. Аның хикәяләр, пьесалар язуын да белә идем. “Урман юлында” дип аталган хикәясе “Бердәмлек” газетасында басылып чыккач, бик кызыксынып, елый-елый укыдым. Бик эчтәлекле итеп, бөтен сәләтен җыеп язган Илшат.
Иҗат юлы гади мәктәп иншаларыннан башланган бит аның. Бу хикәясен дә үзенең балачак хатирәләренә таянып язган. Аның кебек булачак язучылар хәтерендә саклана бит гади авыл халкының тормышы, ә вакыты җиткәч, чишмә булып ургылып чыга.
Автордан оста иттереп интервью алган Җәмилә Минегалимовага да бик зур рәхмәт. Күңелдә иҗат чаткысы кабынган кеше утырып язмаса, тынычлана алмый шул. Үземнән беләм. Бераз язмыйча торсам, укучылар шалтырата башлыйлар, нигә язмаларың күренми, диләр. Күңел бит ул диңгез кебек, бер чайпала да, бер тына. Шуннан соң кулга каләм алмыйча булмый.
Әйе, Илшат дөрес әйтә, сәләт әтисеннән дә, әнисеннән дә. Ләкин үзе дә бик сизгер күңелле һәм игътибарлы бала булып үскән. Мәктәп яшендә генә булса да, әби-апалар сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлаган, аның күңелендә әле шул вакытта ук язучы булу теләге булгандыр, мөгаен.
Илшат искиткеч киң күңелле, ачык йөзле, уңган һәм тырыш кеше. Тормыш иптәше Эльвира белән дә пар килгәннәр алар. Уртак иҗатыгызга бик куандым, киләчәк язмаларыгыз да шундый ук уңышлы булсын, дигән теләктә калам.
Нурания АБЗАЛОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 855