Изге Рамазан аенда Иске Ярмәк авылы мәсҗиденә чираттагы рәвештә Мәскәү мөфтияте Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан зур йөк — ике йөз килограммга якын татар һәм рус телләрендә дини әдәбият китаплары бүләк ителде.
Ифтар мәҗлесендә ул китапларны халыкка тараттык, аның өчен нәзарәтнең рәисе, баш мөфтие, Шейх Нәфигулла хәзрәт Әшировка, ярдәмчесе Дамир хәзрәт Сахадовка олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Изге Рамазан аенда кылган гамәлләрен Аллаһы Раббым кабул итсә иде.
Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ.
Просмотров: 735