Сугышчылар ялга кайта

M9Q4f_JEV2oУзган елның 21 сентябрендә, президент Владимир Путинның боерыгы буенча, өлешчә мобилизация игълан ителгән иде. Шул документ нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәр алты ай саен 14 көнлек отпуск билгеләнгән.

Узган атнада Челно-Вершины районы, Совет Нурлаты авылында яшәүче Фоат һәм Люция Хәбибуллиннар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга булды – уллары Илнур ялга кайтты. Форсаттан файдаланып, газета хәбәрчесе сугышны үз күзләре белән күргән батыр якташыбыздан Украинадагы хәлләр турында сораштырды.

Илнур 2016 елда Волгоградта Росгвардия гаскәрләрендә снайпер булып хезмәт иткән, 2022 елның октябрендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Тольяттида ике айлык әзерлек курслары узганнан соң, декабрь азагында, 24 яшен тутырган көнне Украинага китәргә приказ була. Шулай итеп, Илнур хезмәт иткән 45 мотострелковый полк Херсон шәһәреннән 30 чакрым ераклыктагы урманга килеп төшә.

- Салкын, кар юк диярлек, кышкы ачы җилдән ышыкланырга берни дә юк. Без килгән кичне үк Украина гаскәрләре ут ачты, бер-бер артлы снарядлар төшеп шартлый башлады. Без, кем кая йөгерештек, урман эченә кереп яшерендек. Әле ярый нарат урманы иде, яшел ботаклар сакладылар безне, — дип сөйли Илнур.

Шулай алар, ашаусыз һәм йокысыз, бомбалардан кача-поса, аяк өстендә биш тәүлек үткәрәләр. Алтынчы көнне, ничек тә булса бу тормышка җайлашыр өчен, блиндажлар, окоплар казый башлыйлар.

- Хәзерге вакытта икешәр кешелек землянкаларда яшибез. Бөтен кирәк-яракларыбыз бар, Аллаһыга шөкер. Юынырга, туйганчы су эчәргә дә мөмкинлек булмаган көннәр артта калды. Хәтта җир астында мунча да ясадык. Петра-Дубрава бистәсендә яшәүче осталар безгә тимер мич ясап җибәрделәр. Якташларыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт. Шулай ук безгә матур теләкләр теләп, рәсемнәр ясап, җылы хатлар язучы мәктәп укучыларына да рәхмәт. Бу хатлар безнең өчен матди ярдәмнән дә мөһимрәк.

Дәүләт тә, беренче көннән үк булмаса да, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә: бронежилетлар, каскалар, кораллар җитәрлек. Без сугыш сызыгыннан бары тик 4 чакрым ераклыкта гына. Алдагыларга ярдәмгә килергә гел әзер торабыз, — ди егет.

Илнур хезмәт иткән ротада татар егетләре дә байтак икән. Әңгәмәдәшем сүзләренчә, алар бөтенесе дә яшьләр, гайрәтлеләр, бер-берсе өчен утка да, суга да керергә әзер.

- Сугыш кырында дуслык, ярдәмләшү кебек төшенчәләрнең мәгънәсен чынлап торып аңлыйсың һәм бәяли башлыйсың икән, — ди Илнур. – Вәлимөхәммәт бабам Бөек Ватан сугышына беренче көненнән китеп, дошманны Берлинга кадәр куып илткән. Без бала чакта аның сугыш турында сөйләгәннәрен тыңларга ярата идек. Балалык белән сөйләгәннәрен әкият итеп кабул итә идем. Алай түгелен үземнең баш өстендә Америка дроннары һәм бомбалары оча башлагач кына аңладым. 1945 елда безнең бабайлар никүпме илләргә азатлык, аяз күк йөзе бүләк иткәннәр! Без дә шулай, фашизм калдыкларын җиңеп, туган якларыбызга кайтырбыз, дип өметләнәм. Сугыш ачысын татыган бабам исән булып, бүгенге хәлләрне күрсә, йөрәге түзмәс иде, минемчә.
Херсон халкы безне дә совет солдатларын каршылаган кебек каршы алдылар. Алар да бу дәһшәтле мәхшәрнең тәмамланачагына ышаналар, түземсезлек белән көтәләр. Күбесе Россия паспортлары рәсмиләштерә башлаганнар да инде.

Мин анда Куйбышевта туып-үскән Игнат бабай белән дә таныштым. Ул яшь чагында Киевка күченеп киткән булган. Сугыш башлангач, Херсонга килгән. Бабай 4 ай инде пенсия алмый икән. Без генә азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм итәбез. Аның кебек ачлы-туклы, көне-төне ут астында яшәүче халык күп анда, — диде Илнур, уйчан күзләрен еракка төбәп.

Билгеле сәбәпләр аркасында барысын да сөйли алмый ул. Тик тирән һәм уйчан карашыннан гына андагы хәлләрнең никадәр авыр булуын аңларга була.

Сугышка китәр алдыннан Илнур сөйгән кызы Лилия белән никахлашырга җыенган булган. Хәтта мәҗлескә әзерләнә дә башлаганнар, әмма Ватаны алдындагы бурычы якты хыялын кичектерергә мәҗбүр иткән…

Ниһаять, 29 мартта яшьләр никахлаштылар. Аларга бәхетле һәм озын гомер телибез. Матур гаилә булып, үз балаларын үзләре үстереп, оныклар бәхетенә шатланып, тигез картаерга насыйп булсын.

- Илнур, бәлки, сугышка китми тору җае бардыр? Әле генә никах укылды бит…
— Юк, мин анда булырга тиеш. Сугышчан иптәшләремнең дә бит гаиләләре, якыннары, сөйгәннәре бар. Алар мине алмашка көтәләр, — дип хушлашты солдат.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 713

Один комментарий

  1. Шатлыклы хэбэр Рэхмэт