Камышлы авылының Социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Бердәмлек” газетасының әдәби мөхәррире белән очрашу узды. Сүз өлкә татар газетасына язылу һәм туган телебезне саклап калу турында барды.
Эльмира Мөгәммәр кызы бер төркем хатын-кызларны кыскача үзе һәм газета хәлләре белән таныштырып үтте. “Кәгазь газеталарны интернет яңалыклары кысрыклап килә, — дип башлады ул сүзен. – Шуңа күрә газетабызның тиражы елдан-ел төшүен күзәтәбез. Аны яздырып алып, яратып укучы буын кешеләре бакыйлыкка күчә, ә рус мәктәпләрендә укыган балалары татарча укый белмиләр.
Бире килүемнең сәбәбе шул – күзегезгә карап, татар районында яшәүче татарларга татар газетасы кирәкме-юкмы, дигән сорау бирү иде. “Безгә кирәкми, язылмыйбыз да, укымыйбыз да”, — дип әйтсәгез, газетаны ябып куярга озак түгел ул. Чөнки басманы даими чыгарып тору өчен кәгазь, типография, почта хезмәте, хезмәт хакы, салымнар түләп торырга кирәк. Өлкә хөкүмәте биргән ярдәм тартып-сузып өч айга гына җитә, калган тугыз айга әбүнәчеләрдән җыелган акчага җан асрыйбыз. Кызганычка, бәяләр арта, тираж кими бара, димәк, акча да җитми. Соңгы ике-өч елда башыбызны иеп, кулыбызны сузып, татар байларына мөрәҗәгать итәргә, хәтта халыктан акча җыярга туры килә.
Сез ничек уйлыйсыз, газетаның тиражы ни сәбәпле төшә? Бәлки, язмаларыбыз ошамыйдыр? Шул турыда сөйләсәгез иде.
Гамилә Вәлитова:
— “Бердәмлек” газетасына язылабыз, кызыксынып укыйбыз. Гомумән, элегрәк балалар өчен дә, үзебез өчен дә 6 — 7 газетага языла идек. Ләкин шундый проблема бар: почтальон аена бер, зарлансаң, ике мәртәбә газеталарны китерә. Атналык газетаны аена бер китергәч, кызыгы калмый аның, ул яңалыкларны интернет аша укыган булабыз инде. Әле шунысы да бар: почтальон газетаның бер очын гына почта тартмасына төртә дә китә. Мин аны чыгып алганчы, җил туздырып бетерә, яисә очырып та җибәрә. Почтаны вакытында китермисез дигән саен почта мөдире: “Эшләргә кеше юк”, — дип җавап бирә.
Раилә Гайнетдинова:
— Балаларым татарча сөйләшәләр, ә менә оныгым инде ана телен белми. Чөнки бала үзен белә башлагач та кулына телефон тоттыралар, русча мультфильмнар карыйлар, балалар бакчасында барысы да русча. Үзем аларга татарча дәшсәм дә, русча җавап бирәләр.
Гөлшат Шиһапова:
— Ә без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Әти-әниебез шулай өйрәтте. Башкортостанда яшәүче абыемның гаиләсендә дә шулай. Әни исән чакта “Бердәмлек”кә языла идек. Хәзер инде ул вафат, ә әтинең күзләре начар күрә. Шуңа алдырмыйбыз. Почта да начар эшли, хак сүз. Ләкин бүгенге сөйләшүдән соң “Бердәмлек”кә язылырга кирәклеген аңладым.
Наилә Буркеева:
— Күптән түгел генә туган авылыма кайттым, ә гомерем Тольяттида үтте. “Бердәмлек”кә язылганым булмады, “Азат хатын” журналын алдыра идем. Монда кайткач та аңа язылып караган идем, почта китермәгәч, язылмый башладым. Ә газета кирәк. Соңгы вакытта якташларыбыз Илшат Галимов, Фәния Кәримова язган хикәяләрне халык яратып укыды. Язын бакча эшләре, кышын “Кыйбла” кушымтасы, Самара татарлары яңалыклары – барысы да кирәк. Язылырбыз, әлбәттә. Тик почта гына сынатмасын иде.
Айсылу Камалетдинова:
— Миңа “Бердәмлек” газетасы бик тә ошый. Өч ел элек язылган идем, почтаны вакытында китерми башлагач, язылудан туктадым. Дөресен әйткәндә, Камышлы авылында татар теленә әһәмият бик зур түгел, хәтта ата-аналар үзләре гариза язып, балаларын татар теле дәресләренә йөртмиләр. “Татарча белми, шуңа өчлеләр алып кайта. Башка предметлардан билгеләре яхшы булганлыктан, аттестатын бозасыбыз килми”, — диләр. Балалар татар телен өйрәнсеннәр өчен фольклор түгәрәге ачарга йөргән идек. Ләкин теләк белдерүчеләр табылмады. Социаль үзәгебезгә рәхмәт, биредә идеябезне хуплап каршы алдылар.
Рушания Диндарова:
— Почтаның сүлпән эше һәм интернет бетерә газеталарны. Әле дә ярый “Камышлы хәбәрләре”нең баш мөхәррире Рөстәм Бәдретдинов Социаль үзәгебезгә газетаны китереп бирә. Ә болай… Хәзерге әбиләр дә бит интернетта балык кебек йөзәләр. Газетага язылу буенча шундый тәкъдим кертер идем: Социаль үзәккә йөрүче әбүнәчеләрнең исемлеген почтага илтеп бирергә кирәк. Аларны почтальон пачкасы белән безнең вахтага китереп куйсын. Аннан газеталарны җил дә алмас, үз хуҗасына барып да ирешерләр. Башка оешмаларда да шулай эшләсәләр, почтага зарланучылар саны кимер иде…
…Әйе, бу да газеталар таратуның бер ысулы була ала. Ләкин тагын бер сорау туа: басма матбугат чаралары “Почта России” оешмасына газеталар тараткан өчен җибәреп торган саллы гына сумма (язылу бәясенең 45 проценты бит) кая китә бара? Газеталар килми икән, димәк, бу оешманың Мәскәүдәге җитәкчеләре йөкләнгән эшне җиренә җиткереп эшләмиләр, ә язылучыларыбызның акчасын кесәләренә салып баралармы? Бу мәсьәлә хәл ителми торып, газеталар халыкка вакытында барып җитә алмаячак, дигән нәтиҗәгә киләбез.
Безнең өлкәдә генә түгел, Татарстанда да, башка регионнарда да шул ук хәл. Ләкин газеталарны китермиләр дип, икенче ярты елга “Бердәмлек”кә язылмыйча калмагыз. Бәлки бу язмабыздан соң почта хезмәткәрләре үз эшләренә җаваплырак карый башларлар?
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 767
Татарларны татар иту очен утыз ел тырышасыз Эльмира ханум Нэтижэле проектларыгыз санап бетергесез Рэхмэт