Денис авылы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре дәвам итә…

azNa00iHLoYИзге Рамазан аенда авыл җирлекләребездә ифтар мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әверелеп бара. Шушы көннәрдә безнең Денис мәчетендә - 41нче номерлы мәхәлләдә дә ифтар ашы үткәрелде.

Бары тик хәләл ризыклардан әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артында якынча җиде дистәдән артык кеше кунак булды. Өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, араларында яшьрәк авылдашларыбыз булуы аеруча сөендерде. Җыелучылар имам-хатыйп Рәис Әхмәтовның вәгазен тыңладылар, ул Аллаһы Тәгалә китабындагы:

«Яхшылык эшләргә, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә игелек кылганнарны сөядер», — дигән сүзләргә киңәйтеп аңлатма бирде.

Имам җитәкчелегендә намазлар укылды. Ахшам намазыннан соң каен суы белән авыз ачу — аеруча истә калырлык күңелле мизгелләр. Рамазан аеның — мөбәрәк изге айның тәравих намазлары, Аллаһы ризалыгы өчен оештырылган шушы изге эшләр кабул һәм дәвамлы булсын!

Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде! Амин!

Килгән кунаклар исеменнән, мәҗлесне алып баручы дин әһелләренә, чыгымнарны күтәрүче авылдашларга, өстәлләр коруда-җыюда актив катнашучыларга һәм ифтарга килүче Денис авыл халкына олы рәхмәтләребезне юллап калабыз.

azNa00iHLoYFxDjNthb_MI iLJYgDdhjG8 lRFxGE-S9Jc nu4_uUJ-dME oVZeC3K0dq4 qs_qhP_8nv8

Рагидә БАДЫЙКОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 1044

2 комментариев

  1. Кызлар Сезгә Аллаһ тарафыннан меңләб меңләб Рәхмәтләр яусын,шундый Изге айда Ифтар уткәрнәнсез!

  2. Амин Безнен Татар халкы гомер. Гомергэ ураза аен зурлап яшэде ул шулай булыр да Инша Аллах