Милли кесәне тешли. Татарстанда милли кием индустриясен эшләтеп җибәрү мөмкинме?

09-3-1024x679Шиһабетдин Мәрҗани милләтнең өч билгесе дип туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милли киемне атаган. Ни кызганыч, шундый чорга җиттек – бу билгеләрнең өчесе дә саклауга мохтаҗ. Тел дибез икән, сөйләшүчесе, традиция дисәк, аны үтәүчесе, кием дисәк, киючесе аз. Соңгысының, сер түгел, хакы шүрләтә. Милли үзенчәлегебезне, үзаңны ассызыклаучы кием-салымны масс-маркетта табам димә. Шул да милли киемгә кызыксынуны киметмиме икән? Гомумән, Татарстанда милли кием индустриясен эшләтеп җибәрү мөмкинме? «ВТ» шул сорауларга җавап эзләде.

Татар булу хакы

Моннан берничә ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашу вакытында: «Без үз милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне сакларга тиеш. Ашау, дин, җыр-биюдән кала безнең милли киемебез дә бар. Нишләп аны артистлар гына кияргә тиеш? Ул безнең гадәти киемебез булган», – дигән иде.

Узган ел Казанда узган этнофестивальләрнең берсендә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да халыкны көндәлек тормышта милли кием киеп йөрергә өндәде. «Агач тамырсыз үсми. Аңа дым, җир, һава кирәк. Шулай ук мохит тә. Әгәр дә без мең еллар дәвамында камил дәрәҗәгә җиткерелгән әлеге сәнгать үрнәкләрен күргән соңгы буын булсак, безнең буынның бәһасе бернигә дә тормас. Тирән тамырларга ия булган милли киемнәрне кияргә чакырам. Оялмыйк», – дигән иде министр.

Рәиснең дә, мәдәниятебез өчен җаваплы тармак җитәкчесенең дә милли кием-салым турында сүз катуы беренче генә түгел. Әле күптән түгел генә Казан Кремлендә булып узган мәдәният һәм сәнгать буенча совет утырышында бу хакта шактый сөйләштеләр. Үзебездән башларга, киемне күргәзмәдә күрсәтү өчен генә тегәсе түгел дигән фикергә килделәр.

Анысы хак та бит, тик, еш кына, милли дигәнең кесәне тешли торган булып чыга. Гадәти кибеттә табып булмаган милли киемне дизайнерлардан махсус тектерергә йә булмаса аларның әзер эшләнмәләрен сатып алырга туры килә. Кул көче, идея, фантазия, белем, вакыт – барысы бергә кушылып барлыкка китергән иҗатның хакы, гадәттә, бик югары була.

Әлегә исемнәрен атап үтми генә, Татарстан күләмендә танылган (кайберләре Россия, чит илләрдә дә) дизайнерлар тәкъдим иткән кием-салымнарның уртача бәяләренә күз салыйк. Саннарга карап, үзебезчә милли итеп киенүнең хакын исәпләп чыгаруны укучы хөкеменә калдырабыз. Бу әле – минимум гына.

Хатын-кызлар өчен

Изү 4500
Калфак 1000
Хәситә 6 меңнән башлап
Милли күлмәк 5 меңнән башлап
Билбау 1500
Чүәк / читек 4–5 мең / 15–20 мең
Яулык 500
Чулпы / алка 1500 / 500
Камзул 7–10 меңнән башлап

Ир-атлар өчен

Түбәтәй 1 меңнән башлап
Каракүл бүрек / папаха 4900 / 7500
Френч-костюм (утыртма якалы костюм) 15 меңнән башлап

Чын безнеңчә милли… һәм кыйммәт!

Дизайнерлар иҗат иткән милли кием үрнәкләре – һичшиксез, сәнгать һәм матурлык үрнәге. Матур булганның хакы да алтын. Татарстанда милли кием индустриясен массакүләм үстерү мөмкинме? Нинди чаралар бәяләрне авызлыкларга ярдәм итәр иде икән? Милли бренд «хуҗа»ларыннан шул хакта сораштык.

«Buro Banu» брендына нигез салучы һәм баш дизайнеры Элара Шәйхи әйтүенчә, хәзерге көндә республикада татар мәдәниятенең, милли гореф-гадәтләрнең күтәрелеше күзәтелә. Шуңа күрә милли кием индустриясен үстерүне мөһим мәсьәлә дип саный дизайнер. Мөһим генә дә түгел, көн кадагында торучы!

– Республика халкы, Россия һәм аннан читтә яшәүчеләр, гасырлар буе камилләшкән, милли бизәкләрне чагылдырган тукыма, көнкүреш әйберләрен, интерьер җиһазларын өстен куя. Аларга ихтыяҗ зур. Бу безнең милли ДНКбызга да бәйле дип әйтер идем. Традицияләребездә әле ачылмаган яклар бик күп һәм безнең киң җәмәгатьчелеккә шуларны танытасы килә, – ди оста куллы әңгәмәдәшебез.

Яшерен-батырын түгел, брендның милли эшләнмәләрен һәркемнең акча янчыгына туры килә дип әйтеп булмый. Әйтик, чигүләрсез, бизәкләрсез күлмәкне – 17 мең, чигүлесен – 28500, калфакны – 24 мең, милли бомберны – 26 мең, бизәкле кесәләрне – 7500, букчаны – 8 мең, пирчәткәләрне 3 мең сумга саталар. Шушы брендтан тулы бер образ сатып алам дисәң, шактый акчаны чыгарып саласы икән. Никахка, мәҗлесләргә, рәсми чараларга, фотосессияләргә дип, ир-атлар да, хатын-кызлар да аларның киемнәренә заказ бирә.

Продукциягә бәяне киметү өчен нинди чаралар ярдәм итәр иде икән соң? Элара Шәйхи берничәсен атады:

– Товарны зур партияләрдә тегү чималны кулай, очсыз бәя буенча сатып алырга, ә товарны тиз арада сатып, үзкыйммәткә якын бәяләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Аннан тармак үсеше өчен җиһазлар һәм чимал сатып алу өчен грантлар кирәк. Хәзерге вакытта грант кысасында чималга каралган сумма бик кечкенә. Бу үзкыйммәткә бик нык тәэсир итә. Тагын бер чара – товар җитештерү һәм сату өчен мәйданчыкларны ташламалы шартларда бирү һәм салымны киметү. Җитештерүчеләр, һөнәрчеләр һәм кулланучылар арасында миллилеккә кызыксыну үсүен күрәбез, шуңа ихтыяҗны канәгатьләндерү җәһәтеннән кыенлыклар белән очрашабыз.

Дизайнер сүзләренчә, алар бизнесларын тагын да киңрәк итәргә тырыша, шуңа күрә дә кием-салым җитештергәндә кулдан чигү түгел, ә машина чигүе кулланыла. Җиңел сәнәгатькә үк күчеп бетә алмыйлар. Чөнки мондый милли киемнәр күпләп тегелә алмый.

Рәссам, этнодизайнер Надежда Шәйхисламова Уфа рәссамы Илдар Гатауллин белән татар халкының милли костюмын реконструкцияләү һәм аларның күчермәләрен ясау белән шөгыльләнә. «Millihasite» дигән проект булдырганнар. 2021 елда Надежда «Елның иң яхшы һөнәрчесе» исеменә дә лаек була әле. Эшен яратып, зур кызыксыну белән башкарганы күренеп тора. «Миллилекне халык күңеленә кертәсем, әби-бабайларыбызның киеменә карата кызыксыну уятасым килә. Алар бик матур! Шул киемнәрдән йөрүче кызларга сокланып туймаслык! Безгә милли киемнәрне сакларга, яңадан кулланышка кертергә кирәк. Кешеләр хатын-кызның киеменә карап аның нинди милләттән икәнен аңларга тиеш», – ди урамга да хәситә тагып чыгучы Надежда. Сүз уңаеннан, кечкенә яка чылбыры – 450, алка һәм яка чылбыры бергә 4500 сумга төшә. Ханбикәләр киеп йөргән баш киеме дә бар. Анысы – 50 мең сум. Изүләрнең бәяләре 5 мең сумнан башлана. Хәситәләрнең бәяләре дә төрле – 6 мең сумга да, хәтта 150 мең сумга да бар!

«Татар модасына ихтыяҗ һәм игътибар бармы соң?» – дип кызыксындык аннан.

– Татар модасы яшьләр арасында да, урта яшьтәге кешеләр арасында да популяр. Әлбәттә, татар модасы белән күбрәк хатын-кызлар кызыксына, әмма ир-атлар да кимен куймый, – дип саный Надежда. – Хәзер милли киемнең аксессуарларына, кайвакыт бөтен костюмга да ихтыяҗ барлыгын күрәбез. Безнең бренд киемнәрен, мәсәлән, никах өчен арендага алып торучылар бар. Заманча, әмма элеккеге традицион аксессуарларны кулланып ясалган образларны сорап килүчеләр күренгәли.

Халык арасында милли киемгә кызыксынуны арттыру өчен нишләргә дигән сорауга да җавабы бар әңгәмәдәшебезнең:

– Моданы популярлаштырырга. Хезмәттәшлеккә танылган шәхесләрне чакырырга, артистлар, блогер, модельләр белән эшләргә. Әйтик, аларны милли киемгә киендереп, социаль челтәрләр өчен контент төшерергә. Бу җәһәттән Мәдәният министрлыгы да теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Татарстанда милли кием индустриясен эшләтеп җибәрү мөмкин хәл, әгәр дә ки моның белән җитәкчелек яисә инвесторлар кызыксынса. Яисә моңа акча кертергә әзер булган бик хәлле кешеләр булса. Кызганыч, массакүләм продукция булдыру безнең осталарның көченнән килми. Хәер, бәяләре төрле булыр иде. Бөтен кеше дә сатып алырлыкны ясап була, «люкс» саналганны җитештерергә мөмкин. Зәркән эшләнмәләр мисалында карыйк. Мәсәлән, безнең 3D форматтагы күчермәләрне бөтен кеше дә сатып алырлык хәлдә.

Милли киемне популярлаштыру дигәннән, Надежда Шәйхисламова тагын бер мисал китерде:

– Урыс кокошникларын (баш киеме) реконструкцияләүче танылган дизайнер бар – Юханн Никадамус. Кәсебенең башлангыч этабында ул шәхсән үзе артистлар, стилистлар, фотографлар табып, үзенчәлекле сурәтләр төшерде. Тора-бара кокошниклары халык арасында да популярлашты. Ул ясаган баш киеменең бәясе – 200 мең сумнан башлана һәм бер миллион сумга кадәр җитә! Сатып алучысы табылып тора.

Милли эшләнмәләр үз хакын аклый, ди рәссам.

– Милли кәсепчелек, милли кием, мәдәният тарихын, тамырын белгән кешеләргә бәянең нигә шундый булуы шундук аңлашылыр иде. Бәяләр белән килешмәү кешеләрнең мәдәниятне белмәвеннән һәм халык кәсепчелегенең шактый вакыт таләп итүен аңламаудан килә. Күпме хезмәт кергәнен аңласалар, эшләнмәнең хакына бәйле сорауга җавапны табарлар иде. Әмма берәү дә халыкка татарларның кәсепчелеге нинди үзенчәлеккә һәм бәһагә ия булуын аңлатмый, – дип саный Надежда Шәйхисламова.

«Татарча киенәсе килгән, әмма акча ягы такыр булганнарга прокат ярдәмгә килә», – ди әңгәмәдәшебез. Күп кенә милли кием брендлары шулай эшли икән инде. «Хәзер халыкта фотосессияләр өчен кием алып тору да популярлашты. Бу да милли киемне танытуның бер ысулы инде. Халыкта милли кәсепчелек, киемгә карата фикер сөрешен үзгәртергә кирәк. Моның өчен команда белән эшләү мөһим. PR-белгечләр кирәк. Осталар, этнографлар белән эшләү. Халыкта кызыксыну бар ул. Алар күп итеп түләргә генә әзер түгел. Ә кәсепчелеккә байларны җәлеп итәр өчен, бәлки, мәгълүмат тапшыру эшен башкача алып барырга кирәктер», – дип саный Надежда Шәйхисламова.

Фикер

Илсур Сафиуллин, «Милли сәүдә маркасы» предприятиесе генераль директоры:

– «Сhanel», «Dior» кебек брендларны ишеткәнегез бармы? Ә «Adidas» турында? Алар кайсы халыкның милли киемен җитештерә? Французларның брендлары бар, Италиянең «Gucci»е бар. Безгә менә шулай дөньякүләм танылу алырдай бренд булдырырга кирәк. Милли кием көндәлек кием була алмый. Аның кулланылышы чикле. Милли киемне көн саен киясезме соң? Безнең бөтен проблема да шунда: без киң куллану бренды булган товар җитештерә алмыйбыз. Милли кием юкка чыкмас, булачак ул. Әмма көчләп, фәлән кушты дип, изү тактырып, күлмәк кидертеп булмый. Башта мода һәм теләк тудырырга кирәк. Аннары бу тармак үзеннән-үзе үсәчәк. Теләк юк икән, биш фабрика ачып куй, кулланучы булмаса, нәрсәгә кирәк? Җирле брендларның проблемасы да җитештерүдә түгел. Алар кулланучы таба алмый. Русларда да шулай бит ул. Кокошник киеп йөргән кеше күргәнегез бармы? Хәтерләсәгез, Хрущев вышиванка (традицион славян милли киеме. – Авт.) киеп йөргәндә, аның якын-тирәдәгеләре дә шуны кия башлады. Рөстәм Нургали улы да тренд бирде, түрәләр френч-костюм кия. Әмма түрәләребез күп түгел бит.

Милли киемне кеше электән үз куллары белән теккән. Әйтик, кызлар кияүгә чыкканда күлмәк әзерләгән. Ул массачыл җитештерү түгел. Натураль хуҗалык белән көн иткәндә, кешеләрнең үз җире, җирдә үскән киндере булган, милли кием әнә шулай барлыкка килгән дә инде. Хәзер без базар шартларында көн итәбез. Кешегә киемнең уңайлы булуы мөһим.

Бренд бар икән, аны рекламаларга кирәк. Кешенең башына сеңә ул. Бер төр киемне генә популярлаштыру мөмкин түгел.

Раушания Сәүбәнова, Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры:

– Милли киемнәрне массакүләм итү ничек кирәкмәсен? Моны эшләргә була да, кирәк тә. Шоу-рум ише кибетләрдә нинди сыйфаттагы кием сатып алуыңны кайдан беләсең? Массакүләм дәрәҗәдә җитештергән очракта, һичшиксез, ГОСТ таләпләрен үтәячәк, сыйфат тикшерүләрен узачак. Моның эше күп, әлбәттә. Әмма продукцияне күләмле итеп чыгару өчен хөкүмәт ярдәменнән башка булмый. Бина, субсидия, урыннар, дисеңме. Безнең техникумны карагыз. Укып чыккан егет-кызларыбыз үз эшләрен булдырып, акча эшли. Барысы да җайга салынган. Без бит аларны иң элек эшмәкәр булырга өйрәтәбез. Милли кием җитештерүчеләр бар инде. Әмма аларның күпчелеге – машина бәясе! 25 мең сум хезмәт хакы алып, 40 мең сумга кием алмыйсың инде.

Гөлназ Гатина, «Татар кызы – 2017» бәйгесе җиңүчесе:

– Минем милли кием, эшләнмәләр коллекциям шактый зур. Бәяләрен санаганым юк, якынча да әйтә алмыйм. Үземне белгәннән бирле тулыланып торган коллекция ул. Милли кием, чынлап та, бик кыйммәт. Шул бәя күпләрне бу киемнәрдән ваз кичәргә мәҗбүр итә дә. Ә бит хәзер милли эшләнмәләр белән кызыксынучылар бик күп! Бигрәк тә яшьләр. Кибеткә баргач, «аһ, матур!» дип кызыгып кайталар да, бәясен күргәч, фикерләре үзгәрә. Әйтик, милли бизәкле сумка. Чын күн түгел, эко-күннән эшләнсә дә, хакы төшәр иде. Әлбәттә, бренд, сыйфат дигән төшенчәләр бар инде. Әмма яшьләрнең, студентларның аны сатып алырга акчасы җитмәс иде. Милли әйберләрне сатып алуга киртә бу һәм шул рәвешле милли продукция кулланучыга барып җитә алмый.

Ольга Михайловская, мода белгече, фэшн-журналист:

– Гадәти кибетләр – масс-маркетны дөньякүләм танылган корпорацияләр яулап алган. Шуңа күрә алар белән көндәшлек итү – мәгънәсез. Хәер, соңгы арада шактый лаеклы брендлар барлыкка килгәли, әмма аларның таралу масштабын чагыштырырлык түгел. Локаль (җирле) брендлар үзләренең уникаль, кабатланмас булуы белән көндәшлек итә ала. Андый брендларны аз-азлап җитештерәләр, еш кына кул хезмәте файдаланыла. Ул югары технологияләр заманында бик югары бәяләнә. Масс-маркет – ул инде икенчел продукт өчен.

vatantat.ru

Просмотров: 515

Комментирование запрещено