Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсен «Татар-информ» онлайн күрсәтәчәк

2276152f525ee7a6c66b6c5bb45bf1fb361b300e203894921944299ee9b3Юбилей кичәсе Равил Шәрәфиевның нәкъ туган көненә билгеләнгән. 5 апрельдә артистка 85 яшь тула

Бүген Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның 85 яшьлек юбилей кичәсе уза. «Татар-информ» кичәне онлайн күрсәтәчәк.

Кичә зур аншлаг белән узар дип көтелә, чөнки билетлар берничә көн эчендә сатылып беткән.

Кичәнең сценариен Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язган. Режиссер – Татарстанның халык артисты Радик Бариев.

«Мин Равил абыйның дүртенче зур юбилеен әзерләүдә катнашам – сценарий язам. Аның кичәләрен яратып эшлим», — диде Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Ул Камал театрының берничә спектаклендә Равил Шәрәфиев белән ике составта уйнады. 

Юбилей кичәсе Равил Шәрәфиевның нәкъ туган көненә билгеләнгән. 5 апрельдә артистка 85 яшь тула.

Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 640

Комментирование запрещено