Чишелмәгән серләр сандыгы

FvsPIGZTu10Камышлының Үзәк китапханәсендә төбәк тарихына багышланган чара узды

Киңәшмә район администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Резеда Төхбәтшина һәм Үзәк район китапханәсе мөдире Римма Галимуллина җитәкчелегендә фикер алышу рәвешендә оештырылган иде. Чараны Өлкә төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе, күпсанлы тарихи китаплар авторы Шамил Галимов алып барды.

Очрашуда катнашучылар Шамил Галимовның “Татары Самарского края. Исторические очерки” дип аталган китабында язылган Камышлы төбәгенең таралып юкка чыккан авылларын барладылар. Бу, бер яктан, аларны мәңгеләштерү рәвеше булса, икенче яктан, хәзерге буын кешеләренә гыйбрәт һәм кисәтү булыр.

Камышлы районы авылларында тарих белән кызыксынган һәвәскәр тарихчылар байтак һәм аларның өстәл тартмасында тарихи мәгълүматлар туплануы ачыкланды. Район авылларының тарихы уртак һәм охшаш булса да, аерым алганда, һәркайсының язмышы катлаулы һәм үзенчәлекле. Халкы да төрле: берише бирегә чукындырудан, изүдән качып килгән, икенчеләре — йомышлы татарлар — «Сокская охранная гряда» чиген саклаучылар, өченчеләре — башкортлар яисә чуашлар… Кайбер авылларда халыклар, дине, милләте буенча икегә бүленеп, дошманлашып яшәгән чаклар да булган. Дурасов, Неклюдов, Кротков, Исаков, Дубин атлы алпавытлар ярлыларның җирләрен тартып алу нәтиҗәсендә купкан кан коюлар, баш күтәрүләр дә билгеле.

Балыклының морзалар авылы булып саналуы, анда яшәгән депутат Гавриил Давыдовның, Богырыслан төбәге халкыннан гаскәр туплап, Пугачёв гаскәрләрендә сугышкан шәхес булуы гына да ни тора!

Куйбышев шәһәре, хәрби күзлектән караганда, күп еллар «ябык» шәһәр булгангамы, бу җирләр тарихы әлегәчә яхшылап өйрәнелмәгән. Тик шулай да, Байтуган авылыннан — Әбүзәр Бәдретдинов, Иске Ярмәктән — Гатиятулла Әхмәдуллин, Мәсгут Хәбиров, Фәрид Шириязданов, Габдулла Мөхәммәткәрим, Балыклыдан — Рәшит Билалов, Чулпаннан Әсхәт Шәрәфиев кебек тарих сөючеләр үз авылларында булган вакыйгаларны җентекләп теркәп барганнар, ә Камышлы турындагы беренче китапны язып бастырган кеше — Әсхәт Хәйров.

Дөрес, күп мәгълүмат югалган, ә сакланганнары әле өйрәнелмәгән. Мәсәлән, татар тарихында тирән эз калдырган Манаш тархан тормышын өйрәнәсебез бар. Шулай ук Камышлы һәм Гали авылларының, тыгыз бәйләнештә булып, бирегә Казан ханлыгы чорында ук килеп урнашуы турындагы хә¬бәрләр дә кызыксыну уята.

Безнең төбәк Казан тарихчылары игътибарын да җәлеп итә. Бу Алтын Урда галиме, шагыйрь Сәйф Сараиның Камышлыда туган булуы турындагы хәбәргә бәйләнгән. Әлбәттә, моны исбатлау өчен киләчәктә фәнни тикшеренүләр алып барырга кирәк булачак, Кама арты һәм «Самарское Заволжье» дип аталган җирләрне «дикое поле» булган дип исәпләү дә тамырдан дөрес түгел. Бөтен җирдә тормыш булган, һәм ул халыкларның яшәешен без белергә тиеш…

Очрашу барышында Бозбаш һәм Дәүләткол авыллары турында китап язарга һәм бастырып чыгарырга карар кылынды. Аның авторы – Фәһим Нуруллин, фәнни редакторы Шамил Галимов булачак.

FvsPIGZTu10

 Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 685

Комментирование запрещено