Сеть халяльных ресторанов «Тубетей» идет в Самару / «Түбәтәй» рестораны Самарага килә

IMG_3066Открыть в Самаре сеть ресторанов быстрого питания стандарта «халяль» под брендом «Тубетей» планирует в ближайшие годы основатель первого татарского фастфуда Султан Сафин. Причем, первый и наиболее крупный из них запланирован к открытию уже в этом году. Он будет располагаться в исторической части города.

В минувшую среду Султан посетил Соборную мечеть, где встретился с муфтием Талип-хазратом Яруллиным и заручился его поддержкой в организации халяльных ресторанов.

IMG_3066

- Мы рассматриваем возможность инвестирования в Самару порядка 1 миллиарда рублей, что позволит городу не только развить свою инфраструктуру, но и создать, как минимум, 500 новых рабочих мест, — делится планами Сафин. — Во всех городах, где мы сегодня представлены, наши рестораны работают вполне успешно и с хорошей прибылью. Также мы предлагаем очень хорошие условия для инвестирования в наш бизнес.

Султан — выходец из Камышлинского района. Учился в Казани, затем в Саудовской Аравии. По образованию инженер-геолог. Там же, в Саудовской Аравии, начал строить вполне успешную карьеру в нефтяном секторе. В один прекрасный момент решил полностью перевернуть сферу деятельности и, вернувшись в Казань, стал создавать сеть быстрого питания, основанного на татарской кухне. Сегодня «Тубетей» уже успешно работает в Казани, Сургуте, Болгаре. В этом году планируется открыть точки питания в Уфе, Самаре, Бишкеке и Алма-Ате. Ресторан «Тубетей» на территории казанского кремля в народе уже прозвали татарским Макдональдсом, где одним из оригинальных блюд является Кыстыбургер, в основе приготовления которых — типичная лепешка для татарского кыстыбыя, вот только вместо картофеля повара начиняют «бургер» другими ингредиентами — халяльной котлетой или курицей, овощами, зеленью и соусами.

Муфтий Талип-хазрат рассказал Султану Сафину о планах строительства на территории мечети культурно-образовательного центра, где можно было бы подобрать помещение и под одну из точек халяльного ресторана. Также Талип-хазрат пообещал всемерную поддержку известному татарскому предпринимателю.

IMG_3068

islamsamara.ru

***

Мөфти теләктәшлек белдерде

Казанның «Түбәтәй» тиз ашау фаст-фуд рестораннары челтәре хуҗалары якын киләчәктә Самарада да хәләл рестораннар ачарга планлаштыралар. Аңа нигез салган якташыбыз, Камышлы егете Солтан Сафин рестораннарның беренчесе быел шәһәребезнең тарихи өлешендә ачылачак, дип белдерә.

Үткән чәршәмбедә Солтан әфәнде шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә Талип хәзрәт Яруллин белән очрашып, аның ризалыгын алды.
- Без Самара шәһәренә 1 миллиард сум инвестицияләр кертергә планлаштырабыз. Бу шәһәрегезнең инфраструктурасын үстерү, ким дигәндә, 500 кешегә эш урыннары бирү мөмкинлеге ачачак. Башка шәһәрләрдә дә хәләл рестораннар ачабыз, барысы да уңышлы гына эшләп киләләр, яхшы керем китерәләр. Шулай ук үз акчасы белән безнең бизнеста катнашырга теләүчеләргә шартлар тудырабыз, — дип сөйләде Сафин.

Солтан, Казанда укып, инженер-геолог белгечлеге ала һәм уңышлы гына эшли башлый. Согуд Гарәбстанына укырга киткәч, анда да нефть чыгару өлкәсендә эшли. Ләкин көннәрдән бер көнне ул үзенең тормышын үзгәртергә карар кыла һәм, Казанга кайтып, фикердәшләр таба һәм тиз ашау челтәрен җәелдереп җибәрә. Бүгенге көндә “Түбәтәй” хәләл татар халык ашлары рестораннарын Казанда, Сургутта, Болгарда очратырга була. Быел аларны Уфада, Самарада, Бишкекта һәм Алма-Атада ачу эшләре башланган.

Казан Кремлендәге “Түбәтәй”не халык “Татарлар Макдональдсы” дип йөртәләр икән, чөнки аның төп ризыгы “кыстыбургер” дип атала. Җәймәсе шул ук кала, тик бәрәңге урынына хәләл котлета яисә тавык ите, яшелчәләр һәм соус кыстырыла.

Мөфти Солтан Сафинга Тарихи мәчет янында мәдәни-укыту үзәге төзеләчәге турында сөйләде. Әлбәттә, хәләл ресторан өчен дә анда урын табылачак. Талип хәзрәт танылган татар эшкуарына теләктәшлек белдерде һәм уңышлар теләде.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 1553

6 комментариев

  1. Молодец, Султан

  2. Были они в Самаре, закрылись из за маленького спроса

  3. Султан, сезгэ куп кенэ унышлар телим, барсыда яхшы булыр Аллахы телэсэ

  4. Султан булдырачак! Уңышлар!

  5. Были же они в Самаре, закрылись быстро. Ждём снова) вкусный Кыстыбый

  6. Улым, Алла Тэгэлэ ярдэменнэн ташламасын, Амин!