Үзем күрдем һәм татып карадым

P5Se-l9KrxMШенталы районында үрнәк терлекчелек комплексы эшләп килә

Колхозлар тарала барган, предприятиеләр ябылган икемеңенче еллар башы. Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Карабиккол егете Фоат Гарифов уңышлы гына эшли, акчаны каерып ала… Яхшы машинасына утырып туган авылына кайтканда гына йөрәге әрни – кайчандыр гөрләп торган фермалар ятимләнеп калган, дуслар һәм туганнар яшәгән җыйнак өйләр, караеп, җиргә сеңеп баралар… Авыл егетенең гайрәтле йөрәге түзми. Авылда калган кешеләрне җыя да, әйдәгез әле, егетләр, авылыбызны таратмыйк, фермаларыбызны торгызыйк, дигән тәкъдим белән чыга һәм хуплау ала.

Эшне тиз тота Фоат Габделәхәт улы — үз бизнесы хисабына колхозның әле урланып бетмәгән мал-мөлкәтен сатып ала һәм, җаваплылыгы чикләнгән оешма оештырып, җирләрне күтәрә, ит һәм сөт җитештерү өчен фермаларны яңарта, үрчетү өчен нәселле маллар сатып ала башлый…
Бүгенге көндә хуҗалык өлкәдә иң эре ит һәм сөт җитештерү предприятиеләренең берсе булып санала. 11260 гектар җирләрдә бөртекле, кузаклы, майлы культуралар, мал азыгына күпьеллык үләннәр, силоска кукуруза һәм башка техник культуралар чәчелә.

- Хәзерге заманда сирәк авыл хуҗалыклары терлек асрау, сөт җитештерү белән шөгыльләнергә җөрьәт итә, чөнки терлекчеләр елның 365 көнен дә эштә булырга, итне дә, сөтне дә вакытында потребительгә илтеп җиткерергә тиешләр. Ә игенчеләр уңышны җыеп саклавычларга салалар да кыш буе сатып яталар, — дип сөйли директор урынбасары Алексей Николаевич. — Ә Фоат Габделәхәт улы алга карап эш итә: киләчәктә кешеләр, химик ашламалардан читләшеп, сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен файдалы продуктларга игътибар итәчәкләр. Карагыз, сугышка кадәр крестьяннар күп эшләп, аз ашап яшәсәләр дә, бүгенге кешеләрдән күпкә сәламәтрәк булганнар, чөнки җирне отвал методы белән сөргәннәр, ашламага тирес керткәннәр, химик ашламалар турында ишетмәгәннәр дә. Без дә элеккеге технологияләрне кайтарырга тырышабыз…

- Ә ник киләчәктә? Безнең бүген үк сыйфатлы ит һәм сөт, тәмле ипи ашыйсыбыз килә.

— Кызганычка, “Магнит” һәм “Пятерочка” кебек ритейлерлар бүген генә савып алынган сөтне дә, әле генә язылган майны да, эремчекне дә сатуга куя алмыйлар, ул анда ике-өч көн дигәндә бозылып бетә, чөнки безнең хәләл ризыкларда бернинди дә антибиотиклар, химия, пальма мае, соя кебек кушылмалар юк, шуңа күрә саклау вакыты да бик кыска.

Хуҗалыгыбызда ит, сөт, бөртекле, майлы һәм кузаклы культураларны җитештерү һәм эшкәртүнең тулы циклын күрәсез. Үз тегермәнебез, крупорушка, пекарнябыз бар. 2500 баш мөгезле эре терлекләрнең 550се – Карабиккол хуҗалыгы мөлкәте, тагын 520се – Кряж хуҗалыгы белән берләшкәч китерелгән маллар. Үз сөт заводыбыз, көнбагыш мае сыгып чыгару җайланмасы бар, тәүлегенә 10 тонна сөт эшкәртелеп, кефир, ряженка, катык, каймак, эремчек, май һәм төрле сырлар җитештерелә. Иткә дип 173 баш ат асрыйбыз, 786 баш сарык көтүе… Ит эшкәртү цехында хәләл колбасаларның төрлесен, хәтта Краковская сортын һәм ысланган ит тә ясыйбыз. Шулай ук үзебезнең минераль су чыганагыбыз да бар, пластик шешәләргә тутырып сатабыз, 112 оя умарта кортлары тотабыз…

Шенталы, Кләүле, Исаклы район үзәкләрендә һәм авылларында үз кибетләребез бар. Самарада да берничә кибет һәм онлайн доставка, ягъни заказ буенча кешенең өенә китереп бирү хезмәте бар. Татарстанның Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә — кибетләрдә сатыла, ә Казанда онлайн доставка буенча сәүдә итәбез.

- Бәяләр ничек?

— Әлбәттә, югарырак. Үзебез җитештергән терлек азыгы ашатып симертелгән ит бәясен яхшы беләбез без. Биредә югары квалификацияле белгечләр эшли. Коллективыбыз күпмилләтле, хезмәткәрләр дус яши, араларында беркайчан да низаг чыкканы юк. Кемдер авылда яшәргә тели икән, аларга бөтен уңайлыклары булган яңа өйләр салабыз, икенчеләре — якын авылларда яисә Шенталыда яшәүчеләр, вахталап эшлиләр. Авылда әле иске йортлар да бар. Үз вакыты белән алар урынында яңа йортлар да үсеп чыгар, дип хыялланабыз…

- Егерме ике ел эчендә авыл да, терлекчелек комплексы да бик зур үзгәрешләр кичергән. Күрәм, әле тагын яңа фермалар да төзелә. Киләчәккә планнарыгыз зурдан, әйе бит?
— Инвестицион проект буенча 632 сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы һәм сөт саву блогы төзү эшләре ахырына якынлашып килә, 18 майда сафка кертеләчәк. Перспективада икенче шундый ук комплекс төзеп, савым сыерлары санын 1770кә җиткерү.

- Хезмәткәрләрегез социаль яктан якланганмы?

— Җаваплылыгы чикләнгән “Карабиккол” предприятиесе авылның көнкүреш шартларын яхшырту җаваплылыгын да үз өстенә алды: авыл урамнарын җәен төзәтеп, кышын яуган карлардан чистартып, яктыртып, халыкны су белән тәэмин итеп тора. Балалар өчен клуб булдырылган, ә укырга алар күрше авылга йөриләр…

Директор урынбасары Алексей Николаевич һәм зоотехник Рәфыйк Шәйхелисламович журналистлар өчен комплекс буенча экскурсия дә оештырдылар. Барлыгы 16 корпус, силос, сенаж саклау урыннары, искиткеч зур, маллар һәм сыер савучылар өчен уңайлы итеп эшләнгән дүрт рәтле яңа фермалар, бозау тудыру, мал азыгы әзерләү биналары, сыер саву урыны бик уңайлы. “Танк” дип аталган сөт суыткычына да аерым урын каралган. Лаборатория, ветеринарлар, хисапчылар һәм җитәкчеләр өчен бүлмәләр — барысы да комплекс эчендә, яңа технологияләр буенча эшләнгән. Бигрәк тә сыерларга азык әзерләү бүлмәсе гаҗәпләндерә. Биш-алты төрле бөртекле культуралар, барда һәм дрожжи, автомат рәвештә, граммына кадәр үлчәнеп, зур агрегатка салына, бутала, ваклана һәм трактор әрҗәсенә бушатыла. Трактор, һәр корпуска кереп, сыерларга автомат рәвештә ашарга салып йөри, артыннан тирес чистартучы минитрактор уза. Сирәк очракта гына монда кул эше кирәк. Ә менә яңа туган бозауларны хатын-кызлар сабый бала караган кебек карыйлар, махсус ризык ашаталар, маңгайларыннан сыйпап иркәлиләр… Һәм шушы хозурлык өстендә һәр авыл кешесенә бала чагыннан таныш булган әчкелтем-татлы тирес һәм сөт исе күтәрелә…

Авызыбызны ачып, бар нәрсәгә дә гаҗәпләнеп, Алексей Николаевичның һәр сүзен сеңдереп йөргән арада көн кичкә авыша башлаганын күрми дә калганбыз. Ә китәсе килми генә бит. Хөкүмәттән бер тиен акча да алмыйча ташландык колхоз фермасыннан шундый зур комплекс җиткезгән Фоат Габделәхәт улы Гарифов, предприятие директоры Эдуард Әмир улы Заһидуллин, директор урынбасары Алексей Николаевич Сидоров һәм комплексның бөтен эш рәтен үзенә буйсындырган зоотехник Рәфыйк Шәйхелислам улы Бикмөхәммәтов җитәкчелегендәге коллективның күмәк эшенә сокланып, бу тәҗрибәне бөтен Россиягә күрсәтергә кирәк дип, тел шартлатып, рәхмәтләребезне әйтеп аерылыштык.

Юл уңаеннан шушы комплекс ите, сөте, балы, ипи һәм ярмалары сатыла торган кибеткә дә сугылдык. И-и-и, катыгы мин сиңа әйтим! И-и-и, каймагы! Ә колбасалары! Ә ите! Бар бит көн саен шундый хәләл ризык ашап торучы бәхетлеләр! Кыскасы, кайда да булса ООО “Карабикулово” дип тамгаланган хәләл ашамлык күрсәгез, алып ашагыз әле. Аерма зур һәм ул чын хәләл ризык, үзем күрдем һәм татып карадым.

Уңышлар Сезгә, карабикколлылар. Тик күз тидерүчеләр һәм изге эшегезгә комачаулаучылар гына булмасын!

AvP_5pcIl_MeZwaPwjWlNU P5Se-l9KrxM uhu3gzJdOgo W1TRbFWTkzk ymLN9nPm0IA

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 918

Комментирование запрещено