Габдулла Тукай остазы, журналист һәм язучы Камил Мотыйгый башкаруындагы Сәлим бабай көенә язылган җырны ишетеп, «Туган тел» җырын язган булырга мөмкин.
«Камил Мотыйгый җырламаса, Габдулла Тукай, бәлки, бу шигырьне язмаган да булыр иде дип уйлыйбыз. Тукай җырларны тыңларга һәм үзе дә җырларга яраткан. «Ай, былбылым» җырының көен Урта Азиядән Камил Мотыйгый алып кайта, ә сүзләрен язучы, фольклор галиме Нәкый Исәнбәт яза», — диде Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына багышланган кичәдә.
Просмотров: 623