Татарларның космик индустрияне үстерүгә керткән өлеше турында уйланулар
Үткән гасырның 50 – 60 елларында илебез индустриализация күтәрелеше кичерә, яшьләр техник вузларга ашкына, иҗат һәм мәдәният белән шөгыльләнә. Күп танылган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр — нәкъ шул буын кешеләре.
Куйбышевта космос ракеталары төзүче “Прогресс” заводы эшчәнлегенә татарлар да зур өлеш кертәләр. Әхмәт Нәфигин, сынау цехында эшләп, Н1-Л3 айга очу комплексын тормышка ашыруда катнаша. Мәгариф Раянов, инженер буларак, космик корабларны, шул исәптән “Буран”ны да очышка әзерли. Эштән бушаган арада Байконурда “Туган тел” татар-башкорт оешмасын ачу мәшәкатьләре белән йөри. Алар концертлар, милли бәйрәмнәр оештыралар, “Прогресс”ның сынау инженеры Равил Насыйров — Н1 “Энергия Буран” комплексының двигателен эшләтеп җибәрүдә катнаша. Шулай ук Марат Гыйбадуллин, Мансур Ямалетдинов, Әсфәндияр Вәлитов, Илгиз Колючев, Кәшшаф Әмиров һәм тагын күпләр — илебезнең космик индустриясен үстерү эшенә үз өлешләрен керткән кешеләр.
Алтмыш елдан артык вакыт эчендә космоста инде 500 кеше булып кайткан, ни кызганыч, бер генә татар кешесе дә җиһанга очып чыкмаган. Әлбәттә, татарларда бу факт борчу тудыра. Ә шулай да, җиһангир (космонавт) булырга әзерләнгән, ләкин, төрле сәбәпләр аркасында космоска оча алмый калган милләттәшләребез булган.
1960 елда, 300ләп очучы-кандидат арасыннан 20 кешене космик отрядка сайлап алалар. Араларында Татарстанның Буа районы, Исаково районыннан Марс Рәфыйков атлы татар кешесе дә була.
Беренче космонавт булу хокукы Юрий Гагаринга бирелгән булса, икенче очышка Марс Рәфыйковны тәкъдим итәләр. Юрий Гагарин да, дусты өчен шатланып һәм уңышлар теләп: “Мин үземнең бурычымны үтәдем, Марс Закирович. Хәзер синең чират – яхшылап әзерлән!” – дип әйтә.
Ләкин Рәфыйковка җирдә калырга язган була. Космоска очмавының сәбәбе – уңышсыз никах. Хатыны Люда белән аралары бик тиз суына, улы Игорь туу да аларны якынайта алмый. Шулай итеп, аерылышырга булалалар. Ләкин Космонавтлар әзерләү үзәге җитәкчесе дә, баш конструктор да моңа каршы чыгалар. Марсны күп тапкырлар “ковер”га чакыртып, яхшылык белән дә, начарлык белән дә үгетләп карыйлар, тик аның карары нык була. Ахырда ультиматум куялар: “Хатының белән тынышмасаң, үзеңә үпкәлә, космоска очырмыйбыз”… Марс Рәфыйков хатыны белән аерылуны сайлый…
Тагын бер татар кешесе — Әнсар Илһам улы Шәрәфетдинов сәламәтлеге аркасында космоска очмый кала.
Соңрак тагын ике татарны космос программасыннан шудыралар. Башкортостанның Никифировка авылында туган Урал Нәҗип улы Солтанов, программага кергәнче, авиация очышлары буенча ун Бөтендөнья рекорды куя. 1978 елда “Буран” корабын утырту системасын җиренә җиткерү эшләрендә катнаша, Ил-18 самолетын утырту буенча “Иммерсия” экспериментын үткәрә, 1982 елда “Буран” программасы буенча эшләп, сынаучы-космонавтлар отрядына керә, ике ел буе әзерлек уза, “космонавт-сынаучы” квалификациясен алу бәхетенә ирешә. Тик, кызганычка, “Буран” программасы ябыла. Ә шулай да 1988 елда кораб автомат режимында, бер генә булса да, очыш ясап кала… Кызганыч.
Наил Шәрип улы Саттаров белән тагын да аянычлырак хәл була. Ул да Башкортостан егете, Кырмыскалы районының Кабаковка авылыннан. 1978 елда “Буран” корабын атмосферада сынау өчен космонавт-сынаучылар отрядына алына. Ике ел гомумкосмик әзерлек уза, Космонавтлар әзерләү үзәгенә керә. Уку вакытында, космонавтлар очыш тәҗрибәсен онытмасыннар өчен, үз базаларында тренировкалар ясарга тиеш булалар. Үзен инде космонавт итеп хис иткән кешегә тиктомалга һава “үтүкләп йөрү” ошамый, әлбәттә. Укуын тәмамларга санаулы көннәр калып барганда Наил “ычкына” — 1980 елның маенда рөхсәт ител¬мәгән югары пилотаж фигурасы “бочка”ны ТУ-134 самолетында ясап бәрә. Самолетта техник пассажирлар да була әле.
…Моңа кадәр дә, аннан соң да ТУ-134 самолетында “бочка” ясый алучы булмый. Наил Шәрип улы исә самолетны салмак кына, каз каурые кебек симметрия күчәре аша бора да үз курсына яткыра. Бу башбаштаклыкны нигә эшләде инде бу, дип баш ватарга гына кала. Моның өчен Саттаровны званиесеннән дә, “Буран” программасында эшләүчеләр төркеменнән дә төшереп калдыралар. Ләкин онытмыйлар, иң катлаулы бурычларны үтәргә кирәк булганда аны җибәрәләр – ТУ-160 самолетында тавыш тизлегендә очып күрсәтә, шартлаган атом-төш коралы гөмбәсе өстеннән очып үтә, шул ук самолетта берничә рекорд та куя. Менә шулай итеп безнең татарлар йә — хатын, йә башбаштаклык аркасында космоска очалмыйча калалар.
Ә менә Татарстанның Теләнче-Тамак авылында үскән Гариф Сәйфиев Звездный городокта бары тик шофер гына булып эшли: Гагаринны академиягә, коллективлар белән очрашуларга, җыелышларга йөртә, әти-әниләрен күрергә дә алып кайта. Әнисе, әлбәттә, өстәл корып каршы ала, шоферны да өстәл артына чакыралар, ләкин Гариф оялып баш тарта. Шул вакытта Юрий Алексеевич, егетне җилкәсеннән кочып: “Оялма, Гариф, син – татарин, мин – Гагарин”… — дип өстәл янына китереп утырта. Космонавт, уйламыйча, нәкъ ноктасына баскан, бугай. Татарлар кайчакта артык оялчан да булалар шул…
Альберт БИКБОВ, Таһирә ДИЯЗОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 841