Издательский дом «Хузур» ДУМ РТ выпустил 40-й номер альманаха «Шура». Данный номер посвящен последним дням священного месяца Рамадан, напоминая о важности проявления усердия в эти благословенные ночи.
В издании – также проповеди для двух великих праздников, как Ураза- байрам и Курбан-байрам. Альманах представляет пятничные проповеди о достоинстве месяца шавваль, важности религиозного воспитания, наставления для верующих, рассказы о пророках Луте и Юсуфе ‘алейхим ас-салям.
Каждая проповедь раскрывает актуальные проблемы, разоблачает недостатки и пороки современного общества и подчеркивает необходимость поиска их решения.
Альманах можно скачать на сайте ДУМ РТ.
***
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының 40 нчы санын нәшер итте. Ул мөбарәк Рамазан аеның соңгы көннәренә, бу фазыйләтле кичәләрне файдалы һәм әҗер-савапларга ирешә алырлык итеп үткәрүнең мөһимлегенә багышлана. Бу санда ике олуг бәйрәм – Ураза һәм Корбан гаетләре вәгазьләре дә урын алган.
Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәренә багышланган, 2023 елның 2 нче кварталын колачлаган альманах шулай ук шәүвәл ае фазыйләтләре, милләттәшләребезгә үгет-нәсыйхәтләр, милли тәрбиянең мөһимлеге, мөселманнарның олы кимчелекләре һәм башка темаларны үз эченә ала. Биредә шулай ук пәйгамбәрләребез Лут һәм Йосыф галәйһимүссәлам кыйссалары да китерелә.
Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.
Альманахны ТР Диния нәзарәте сайтыннан йөкләп алырга мөмкин.
Просмотров: 661