Шушы язгы матур көннәрдә Камышлы районының Иске Усман авылы ир-атлары, барлыгы утызлап кеше, тырма-балталарын күтәреп, мәчет янына өмәгә жыелдылар. Алар мәчет тирәсендәге корыган үләннәрне тырмалап чыктылар, биек булып үскән каеннарның, мәңге яшел чыршыларның корыган ботакларын кисеп, авыл башындагы чүп контейнерларына илтеп салдылар. Хәзер инде мәчет тирәсе күзләрне иркәләп, гөлт итеп тора. Шулай ук зиратта да күп эшләр башкарылды.
Гомумән, безнең авыл кешеләре эшкә батыр, бердәм халык. Электән килгән гореф-гадәт буенча, хәзер дә татар авылларында зур эшләрне өмә белән эшләргә тырышалар. 1978 – 1979 елларда, Яшьләр урамында бер проект буенча берьюлы 7 йорт салганда, безнең өйне дә шулай, өмә җыеп күтәргән идек. Яшьләр күмәкләшеп эшләгәндә бик күңелле була иде. Сөйләшеп-көлешеп эшләсәң, арыганлык та сизелми бит ул. Матур, җитешле тормышка өмет итеп, гөр килеп эшләдек тә, итәк тутырып балалар да үстердек, матур итеп яшәдек тә. Менә шулай эш арасында узды гомеребез. Кызганыч, хәзер шул йортларда бер, күп булса, ике олы кеше яши. Ә яшьләргә авылда эш юк, күбесе шәһәрләргә китәләр. Дөрес, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп эшләп тора, Аллага шөкер.
Өмәдә үз техникалары белән катнашучылар да булды. МТЗ тракторы һәм тележкасы белән — Илгиз Зиннуров, җинел машинасына трактор тележкасын тагып — Гомәр Мөниров, махсус чүп ташый торган арба белән Рәфыйк Зиннуров килгәннәр. Барысы да тырышып, теләп, үзебезнең авылыбыз чиста-пөхтә булсын дия-дия эшләделәр. Һәрбарчабызның бакыйлыкка күчкән туганнары бар, зиратыбызда дога өмет итеп яталар. Алар да куанып, безләргә — исәннәргә изге догада булсыннар иде.
Өмәгә килгән һәр кешегә авыл халкы исеменнән рәхмәтләребезне әйтәбез. Саулык — зур байлык, дигәннәр элеккегеләр. Шуңардан аермасын Аллаһыбыз, биргәненә мең рәхмәтләр әйтеп, шөкер итеп яшик, илләребезгә тынычлык телик. Сугыш дигән ачы афәтне туктатып, озын-озак яшәргә насыйп булсын иде. Минтимер Шәрип улы әйтмешли, “Бердәм булыйк, бергә булыйк”!
Мәгърифә ГЫЙЛЬФАНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 627