Ризван һәм Сания Яруллиннарның гомер сукмагы
Кеше гомерен табигать фасыллары белән чагыштырып була: аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган чоры бар…
Картлык – шатлык түгел, дисәләр дә, тормыш тәҗрибәсе туплаган сабыр, йөзендәге һәр җыерчыгы мөлаемлык сирпеп торган ак яулыклы апаларга, түбәтәй кигән абыйларга карап: «Их, шулай матур итеп, парлы булып картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың. Ныклы ир канаты астында акыл һәм сабырлык белән эш йөрткән хатын булса, гаиләгә берни дә янамый.
Иске Ярмәк авылында яшәүче Ризван Нәгыйм улы һәм Сания Заһит кызы Яруллиннар нәкъ шундый пар. Алар, гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып 55 ел бергә яшиләр. Тормыш юлында шатлыклы көннәрне дә, ачы күз яше белән юылган вакыйгаларны да үз эченә алган вакытлар булгандыр. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!
Ризван белән Сания Иске Ярмәк авылында туып, күршедә яшәп, бер кое суын эчеп, уйнап үсәләр. Кечкенәдән бер-берсенә тартылган күңелләрдә, яшүсмер чорында бөреләнгән мәхәббәт чәчәк ата һәм, дөнья ап-ак карга күмелеп, ак бәхетләр яуганда, Сания Ризван йортына килен булып төшә. Бу вакытта Ризван Нәгыйм улы инде 4 ел Ерак Көнчыгышта матрос хезмәтен үтеп кайткан, шофер, механизатор һөнәрен үзләштереп, колхозда эшли башлаган төпле кеше. Сания Заһит кызы да колхозда эшли. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп, туган җирдә яшиләр алар.
Тырыш, җаваплы хезмәткәр бар эшне дә җиренә җиткереп эшли, бернәрсәдән дә авырсынмый. Гаиләсе дә тәртиптә: балаларына — үрнәк ата, туганнарына — ярдәмчел кеше бар бит.
Сания апаның да бөтен гомере эштә үткән. Башта терлекче булып, аннан соң склад мөдире ярдәмчесе булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Шул ук вакытта ул уңган-булган хуҗабикә дә, сөекле хатын, яраткан әни, мәрхәмәтле килен дә була белгән. Кайнанасы Шәмсениса апа белән әниле-кызлы булып 25 ел бергә яшәделәр.
Лачындай өч улларын да хезмәт белән чыныктырып үстерәләр. Сирень һәм Рәсим Камышлы районы Эчке эшләр бүлегендә эшләделәр, Әлмәткә күчеп киткәч тә, шул өлкәдә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыктылар. Бүген Сирень сәүдә үзәген саклау службасы начальнигы, Рәсим — мәктәп директорының хуҗалык буенча урынбасары булып эшлиләр. Уртанчы уллары Рузил гаиләсе белән авылда яши, ул да җирле мәктәптә хуҗалык мөдире урынбасары булып эшли. Аларның киленнәре дә бер дигән ханымнар. Сөмбелә — пешекче, Наилә — мәгариф идарәсе белгече, Гөлйөзем — социаль хезмәткәр. Сания апа белән Ризван абыйның ун оныгы һәм ике оныкчыгы да бар инде. Ял, бәйрәм көннәрендә алар барысы бергә җыелып, өйне шат авазларга күмәләр.
Сания апа үсмер чакта ук үз әнисен югалткан, аны үги әнисе Роза апа үстергән. Ул картайгач, килене Гөлйөзем белән үз әниләре кебек тәрбияләделәр. Шулай ук туганнары Флёра апаны да озак еллар карап, кадерләп соңгы юлга озатттылар.
Ризван һәм Сания Яруллиннар икесе дә хезмәт ветераннары, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән лаеклы кешеләр. Өйләре дә төзек, әле дә мал-туар асрыйлар.
Яруллиннарның яше инде олы булуга карамастан, бүгенге көндә дә тырышып дөнья көтәләр. Яз җитүгә бакча эшләренә тотыналар. Бакчага җан өреп, умарталары безелди, сарай тулы кош-корт бытбылдап йөри. Йортлары әллә кайдан балкып тора, аннан бервакытта да кеше өзелми.
Ризван абый лаеклы ялга чыккач, бөтен ихтыяр көчен дини кануннар буенча яшәүгә юнәлтә. Авыл мәчетендә мөәзин булып хезмәт итә башлавына да 15 ел тулган инде. Авыл халкына дини тәрбия бирә, олы яшьтәгеләрне мәчеткә йөрергә өнди. Кыскача әйткәндә, муллабызның уң кулы ул.
– Бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү — иң мөһиме. Мин-минлегеңне тыеп, иптәшеңнең сүзен тыңлап, киңәшеп яшәргә, сабыр була белергә кирәк. Без хатын белән начар яшәмәдек. Апагыз бик уңган, тырыш кеше, – ди Ризван абый.
– Аллаһыга шөкер, тормышыбыз җитеш. Сәламәтлек булса, Ризван белән тигез булсак, балаларыбыз кайтып хәл белсәләр, шул җиткән. Калган гомерләрне тынычлыкта үткәрергә язсын. Мин гомердә бер авырлык та күрмәдем. Ризван һәрчак тормышыбыз матур булсын, дип тырышты. Мин аңа бик рәхмәтлемен! – дип җөпли аның сүзен Сания апа да. — Быел зөбәрҗәт туебызны да, Ризванның 80 яшьлек юбилеен да билгеләп үтәбез.
Иң куандырганы шул — балаларыбыз тырыш, кече күңелле, итагатьле булдылар. Без бит хәзер инде олы яшьтә: кайчак ярдәм дә кирәк булып куя. Алар берсүзсез кайтып җитәләр, булышалар. Бер зур гаилә булып яшибез, бар нәрсәбез уртак — эшебез дә, киңәшебез дә. Киленнәребез дә үз кызларыбыз кебек булдылар, кода-кодагыйларыбызга рәхмәтебез чиксез, — дип тәмамлады сүзен Ризван абый.
- Гомер буе изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Алар безнең өчен — өлге, оныклары өчен — үрнәк. Кадерлеләребез безне изге догаларыннан калдырмауларына шатланабыз. Алдагы еллары да тигезлектә үтсен, балалар, оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Барлык балалары һәм оныклары исеменнән әти белән әнине зөбәрҗәт туйлары, туган көннәре белән котлап, изге теләкләремне юллыйм, – ди Рәсим. Без дә аның матур теләкләренә кушылабыз.
Фәния КӘРИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1497
Пар канатлар булып, гел бергя яшяргя насып итсен
БИК матурлар, исэнлек саулык сэламэтлек озын матур тыныч тормыш белэн яшэргэ язсын