Җиңү өчен гомерләрен куйган батырларга багышлана
Кемгә генә кирәк икән бу сугышлар? Кайчан гына бетәр икән бу дәһшәт? Бер ел эчендә күпме асыл егетләребезне мәңгелеккә алды, күпме ана, күпме баланы кара кайгыга салды бу мәшһәр.
Интернет мәгълүматларына караганда, 2023 елның февраль ахырына махсус хәрби операциядә меңләгән Россия солдаты яраланган яисә һәлак булган. Кызганыч, көч-куәтләре ташып торган, зыялы, уңган-булган милләттәшләребез дә байтак араларында.
Менә күптән түгел генә отставкадагы полковник Әсхәт һәм Мария Солтановлар да, якыннарын җыеп, уллары Әмирне искә алу мәҗлесе уздырдылар. Күз карасы кебек кадерләп үстергән бердәнбер уллары — өлкән лейтенант, хәрби табиб Әмир Солтанов 2023 елның 1 гыйнваренда Макеевкада һәлак булган, 26 февральдә Самарада җирләнгән. Ә 25 февральдә аңа нибары 41 яшь тулган булыр иде…
Әмирнең табиб стажы 20 елга якын. 2005 елда ул Самара дәүләт медицина университетын, аннары Санкт-Петербургтагы хәрби-медицина академиясен тәмамлаган, ординатура узган. Самараның 10 санлы дәваханәсендә (поликлиника), Н.В. Постников исемендәге туберкулез диспансеренда, шулай ук Кинель районы үзәк хастаханәсендә дә табиб-рентгенолог булып эшләгән. Гадәттә, әтисе хәрби булса — улы да шул юлны сайлый. Әмма Әмир бала чагыннан табиб булырга хыяллана, хирургия юнәлешен сайлый. Ләкин, резин перчаткаларга аллергия булу сәбәпле, рентгенологка укып чыга. Шулай да, югары белем алганнан соң ике ел армиядә хезмәт итеп кайта.
2022 елның 25 сентябре кичендә Әмиргә Совет районы хәрби коммисариатында эшләүче танышы шалтыратып, мобилизациягә эләгүе турында хәбәр итә.
— Әмир берсүзсез шунда ук җыена башлады, — ди күз яшьләрен тыярга тырышып Мария ханым. — Улым, анда синең коллегаларың эшли бит, бәлки нинди дә булса җае бардыр сугышка бармаска, — дип сүз башлап карый ана кеше. Әмма чын патриотның җавабы кыска була: «Бу минем бурыч, әни», — ди Әмир.
Хәрби әзерлекне ул Рощинский горнизонында уза. Табибны полк медпункты начальнигы итеп билгелиләр. Яңа гына оештырылган пунктта бөтен нәрсәне нольдән башларга туры килә. Әмир үз тирәсенә тәҗрибәле, ышанычлы хәрби табиблардан торган команда җыя. 44 санлы полкның медицина бүлеген медикаментлар, носилкалар, хирургия инструментлары, ике УАЗ машинасы (буханка) белән тәэмин итә. Гомумән, сугыш кырына киткәнче үзенә йөкләнгән бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара, хәтта артыгын да.
- Улыбыз бәләкәй чагыннан ук бик җаваплы, гадел, намуслы иде. Табиб булып эшли башлагач та, аңа мөрәҗәгать иткән һәрбер авыруның проблемасын үзенеке кебек кабул итә, аларга ничек тә булса ярдәм итәргә, хәлләрен җиңеләйтергә тырыша иде. Эштән кайткач та уенда тик авырулар иде, — дип сулкылдый ана. — Беркайчан да беркемне дә гаепләмәде, начар сөйләмәде, башкалар гайбәт сөйләгәнне дә яратмый иде. Университетта укыганда да, аннан соң да Әмирнең дуслары гел бездә җыелалар иде. Кайгылы хәбәрне ишеткәч тә илебезнең төрле шәһәрләренә таралган дус-ишләре бик нык кайгырдылар. Җәен бер вакытта Самарага кайтып, Әмирне искә алу мөрәсиме үткәрергә ниятлиләр, — ди Мария апа.
Әмирне җирләргә үзе белән эшләгән коллегалары һәм дуслары — барлыгы 70ләп кеше җыелган булган. Хушлашырга килгән хезмәттәшләре аны бары тик җылы сүзләр белән генә искә алганнар.
Өлкән лейтенант Солтанов Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Сугышчыны җирләү мәшәкатьләрен өлкә хөкүмәте тулысынча үз өстенә алган.
Мария апаның сүзләренчә, егетне сугышка алгач, бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум күләмендә региональ түләү бирелгән һәм ай саен 195000 сум түләп торганнар. Әлегә кадәр башка бернинди дә ярдәм булмаган.
— Хәрби комиссариатка бер пакет документлар илтеп тапшырдык. Ниндидер түләүләрме, ташламалармы булырга тиеш диделәр… — ди кайгыга күмелгән ана.
Әйе, дөрес, Украинада махсус хәрби операция башлангач, президент Владимир Путин сугышчыларга һәм гаиләләренә төрле ташламалар бирергә һәм ярдәм чаралары күрсәтергә, дигән карар чыгарды. Мәсәлән, Россия президенты указы буенча Донецк һәм Луганск Халык Республикалары һәм Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә — бер тапкыр 5 миллион сум күләмендә, ә яраланган хәрбиләргә бер тапкыр 3 миллион сум күләмендә түләү каралган. Шулай ук, Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләсенә бер тапкыр түләүдән тыш, 7,4 миллион сум компенсация түләнәчәк, дип хәбәр иткән иде Владимир Путин.
Әгәр яраланган сугышчыны киләчәктә хәрби хезмәткә яраксыз дип танысалар, 3 миллионнан тыш, тагын бер тапкыр 2,9 миллион сум акча түләргә тиешләр. Тулырак мәгълүматны объясняем.рф, kremlin.ru, cbr.ru, samregion.ru сайтларында карый аласыз.
Билгеле инде, газиз балаңны бернинди акчаларга да алыштырып булмый. Шулай да, бу ярдәм чаралары ятим калган балаларга, тол хатыннарга бераз гына булса да ярдәм итәчәк.
Әмирнең дә 15 яшьлек улы Альмир ятим калды менә. Хатыны Лия белән күптән аерылган булсалар да, аралашып яшәгәннәр, Альмир әби-бабасы янына еш кунакка килеп йөргән. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Чөнки Альмир Мария ханым белән Әсхәт абыйның соңгы куанычы һәм ышанычы.
- Әмиребезнең вафатына күңел һаман ышанмый, моны кабул итүе мөмкин дә түгел, — дип сыйпый ана улының үтүкләп элеп куйган ак халатларын.
Берзаман медальләрен тагып кайтып килер әле, дип ышана күңеле. Ә аңы белән могҗизаларның әкияттә генә булганын аңлый Мария апа. «Сугыш кырларыннан балаларыбыз барысы да исән-имин кайтсыннар иде, Раббым, — дип тагын сулкылдап куйды ана. — Исән булсак, посылка әзерләп, сугышчыларга җибәрергә җыенабыз…»
Украинадагы махсус операция халкыбызның патриотик хисләрен һәм батырлыгын тагын бер кат раслады. Геройлар һәрвакыт безнең арада. Илне нацизмнан саклаучы батырларыбызның исемнәре беркайчан да онытылмаячак, мәңге безнең йөрәкләребездә яшәячәк. Безнең заман геройлары да, Бөек Ватан сугышы геройлары кебек үк, ватандашларыбызга үрнәк булып торырлар. Алар халкыбызның әхлакый һәм рухи традицияләренең варисы, алар турында без һичшиксез белергә һәм үсеп килүче буынга кадерле истәлек итеп тапшырырга тиешбез.
Якыннарын югалткан гаиләләргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! Украинадагы бәрелешләр тиз арада тәмамланып, башка беркайчан да илебез өстенә мондый кайгылар килмәсен, күз яшьләре түгелмәсен, кан коешлар булмасын иде!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 721