24-26 апреля пройдет III Всемирный съезд татарских женщин / 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

IMG_5290-1-620x33024-26 апреля 2023 года Исполком Всемирного конгресса татар совместно с организацией татарских женщин “Ак калфак” проводит III Всемирный съезд татарских женщин.

Вчера во Всемирном конгрессе татар состоялась пресс-конференция, посвященная мероприятию. Руководитель Исполкома Всемирного конгресса татар Данис Шакиров ознакомил с программой съезда. Руководитель Всемирной организации татарских женщин, председатель региональной общественной организации татарских женщин “Ак калфак” Кадрия Идрисова рассказала о целях и значимости съезда.

В работе съезда примут участие более 500 делегатов из районов Республики Татарстан, 53 регионов Российской Федерации, 15 стран дальнего и ближнего зарубежья. Они приедут из Белоруссии, Болгарии, Казахстана, Китая, Киргизии, Литвы, Польши, США, Таджикистана, Турции, Эстонии.

24 апреля в ГТРК “Корстон” состоится пленарное заседание съезда. Также здесь женщинам представят выставку изделий народно-художественных промыслов и ручного прикладного искусства, а позже они примут участие в торжественном вечере, посвященном 110-летию журнала «Сююмбике».

25 апреля делегаты ознакомятся с деятельностью школ “Бала-Сити”, “АЛТА скул”, Института филологии и межкультурной коммуникации Казанского (Приволжского) федерального университета. Также в этот день в ГТРК “Корстон” будет организована работа дискуссионных площадок, которые пройдут в 3 направлениях:
– движение 3 поколений и 7 поколений в татарской семье;
– татарское семейное воспитание (воспитание детей в соответствии с обычаями, обрядами, праздниками, играми татарского народа);
– предпринимательство в татарских семьях.

Итоги III Всемирного съезда татарских женщин подведут в полилингвальном образовательном комплексе «Адымнар». Здесь пройдет мероприятие “Калфак туе”. Вечером в Татарском государственном академическом театре им. Г.Камала участники съезда увидят спектакль «Фатыйма» по пьесе З. Кадыровой в постановке Уфимского государственного татарского театра «Нур».

26 апреля делегаты примут участие в церемонии возложения цветов к памятнику Г. Тукая.

tatar-congress.org

***

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 2023 елның 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра.

Кичә Бөтендөнья татар конгрессында чарага багышланган матбугат конференциясе узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров съездның программасы белән таныштырды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова съездның максатлары һәм бүгенге көн өчен әһәмияте турында сөйләде.

Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат катнашачак. Алар Белоруссия, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Эстониядән киләчәкләр.

24 нче апрель көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә съездның пленар утырышы узачак. Шулай ук биредә хатын-кызларга кул эшләре остаханәсе (күргәзмә-ярминкәсе) тәкъдим итәчәкләр, соңрак гүзәл затлар «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашачаклар.

25 нче апрельдә делегатлар «Бала-Сити», «АЛТА скул» мәктәпләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән танышачаклар. Шулай ук бу көнне Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эше оештырылачак. Алар 3 юнәлештә алып барылачак:
– татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте;
– татар гаиләсендәге тәрбия (татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү);
– татар гаиләләрендә эшмәкәрлек.

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын йомгаклау «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында узачак. Биредә «Калфак туе» чарасы узачак. Кичен съездда катнашучылар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфа «Нур» татар дәүләт театры тарафыннан З. Кадырова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен тамаша кылачаклар.

26 нчы апрель көнне делегатлар Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашачаклар.

tatar-congress.org

Просмотров: 724

Комментирование запрещено