Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе булган галим Гомәр Сабирҗановның «Татар энциклопедиясе»н төзү тарихын чагылдырган китабы чыкты.
«Бу – әлегә соңгы эшем. Энциклопедияне эшләгәндә катнашкан кешеләрне күрсәтү өчен эшләдем. Бу китапта безгә ярдәм иткән галимнәрнең барысы да күрсәтелгән. Алар гына да түгел, идән юучылар турында да яздым. Бөтен хезмәткәрләр үз өлешен кертергә тырышты. Эшебез уңышлы булды. Бу китап белән иҗади биографиямдә соңгы ноктаны куйдым дип саныйм», – дип сөйләде ул «Татар-информ» журналистына.
Галим «Татар энциклопедиясе» языла башлаган елларны искә алды.
«Башта 12 кеше билгеләнгән идек. 12 кеше белән энциклопедия ясап булмый. Аннан соң 41 кеше булдык. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев карары чыкканнан соң, 127 кеше эшләде. Чит илләрдәге татар галимнәре дә ярдәм итте. Энциклопедия бөтен халык белән язылды», – дип сөйләде ул.
Гомәр Сабирҗанов бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Просмотров: 665