Иске Ярмәктә бик матур итеп Рамазан гаете бәйрәме үткәрелде

A3I67Y6AC-0Иске Ярмәк авылы мәсҗидендә бик матур итеп Рамазан гаете бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәм намазы алдыннан озак еллар дәвамында дин юлында хезмәт иткән мәсҗид әһелләре - өлкән мөәзин Резван абый Яруллин, аның ярдәмчесе Наил абый Галимуллин, мәсҗид рәисе Таһир абый Рәхимов, хуҗалык рәисе Фердинанд абый Нәгыймуллин — Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан рәсми рәвештә әзерләнгән күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

oeiZ-Nh7iCglR_UJZQqR4M gdmh19DevhA -7zNA58fApQh6nDSNU358A nhrTJIMCw74 P2y0EXEVksA WIVhkuew4K4 A3I67Y6AC-0

Гает намазыннан соң бөтен халык авыл каберстанына барып, бергәләп андагы барлык мәрхүмнәрнең рухларына дога укыдылар.

Иске Ярмәк авылы мулласы, Кләүле һәм Камышлы районнары мөхтәсибе Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Просмотров: 770

Комментирование запрещено