«Мелодия» фирмасы Әлфия Авзалованың 1973 һәм 1981 елда яздырылган язмаларын кабат чыгарды

8d8b6e24dd75df9fd48020a594ec6411«Мелодия» фирмасы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың 1973 һәм 1981 елда яздырылган язмаларын берләштереп, пластинка чыгарган.

Пластинка 14 җырдан тора. Алар арасында җырчының сирәк ишетелгән язмалары да бар – «Туган авылым Сакмар буйларында», «Хәтфә», «Серләремне сиздермим», «Галия», «Сагындым, авылым, сине», «Илдарым», «Минзәлә», «Төнбоек», «Җидегән», «Туй күлмәге», «Яшьлегем тугае», «Күбәләгем» кебек җырлар. Башкаручылар – Әлфия Авзалова, Фәнис Гыйльметдинов, Ренат Сибгатуллин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 607

Комментирование запрещено