Монда катнашу – үзе җиңү! Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашканнардан бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Быел ул унынчы мәртәбә узды. Аның бүләкләү тантанасына без дә барып, җиңүчеләр белән аралашып кайттык.
12 меңләп катнашучы арасыннан сайлап алынган 500 тирәсе укучы һәм студент дүрт көн дәвамында татар мохитендә кайнап, татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен тикшерде. «Иң-иң»нәренең исемнәрен исә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә атадылар. Олимпиаданың призерларына – 20 мең, җиңүчеләргә – 25 мең, гран-при ияләренә 30 мең сумлык акчалата бүләк бирелде.
Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовсүзләренчә, сәхнәдә басып торган һәм залда утыручы һәр катнашучы белән горурланырга була.
– Татар теле – дәүләтле, горур халыкның искиткеч әдәби, нәфис теле. Бу телне белгәнгә, аның белән кызыксынганга, татар теле өчен янып-көепяшәгәнгә һич кенә дә үкенергә ярамый. Әлеге киң колачлы чарага телебез өчен чын күңелдән җан атучы укучылар һәм студентлар җыелган. Араларында башка төбәкләрдә, чит илләрдә яшәп тә туган телләрен күз карасыдай саклаучылар бар. Бу бәйге телебезнең гыйльми мирасын ачарга мөмкинлек биргәндер, һәр катнашучы олимпиададагы сораулар аша телнең никадәр тирән тарихлы һәм бай икәненә тагын бер мәртәбә инангандыр. Катнашучыларга да, остазларга да – һәммәгезгә ихлас рәхмәт! Сезнең кебекләрбулганда, телебезнең киләчәге дә булыр.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгышын мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләреннән башлады.
– 2023 ел ил күләмендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу җәһәттән уку-укыту эшчәнлегенәшактый гына яңалыклар кертелде. Шушы үзгәрешләрне йөрәкләре аша уздырган укытучыларга рәхмәт! Бүгенге бәйрәм – сезнең хезмәтегезнең чираттагы җимеше, – диде ул.
Төп бүләк гран-прига өч кеше лаек дип табылды. Алар – Казахстаннан Азат Әхмәтҗанов, Башкортстаннан Ләйсән Галимова һәм Татарстаннан Ихтыяр Кыямов.
– Без, татар яшьләре, телебезне белергә һәм сакларга тиеш. Бүген без шушы матур телебезнең киләчәген язабыз, – диде Азат Әхмәтҗанов. – Әлеге олимпиадада өченче мәртәбә катнашуым. Башка елларны онлайн гына кушылсам, быел менә Казанга килергә насыйп булды. Бик яратам Татарстан башкаласын. Укуымны шушында дәвам иттерергә хыялланам.
Азат хәзерге вакытта икътисад өлкәсендә белгеч булырга әзерләнә, өченче курста укый. Казахстанда уза торган татар чараларын калдырмый икән.
– Безгә татар телендә сөйләшү чагыштырмача җиңел. Чөнки татар теле белән казах теле бик охшаган. Өстәвенә, безнең өлкәдә (Азат – Казахстанның Актүбә өлкәсеннән. – Авт.) 9264 татар яши, татар-башкорт мәдәни үзәге бар. Анда уза торган очрашулар да туган телне онытмаска ярдәм итә, – дип сөйләде Азат.
Просмотров: 813