Опубликован новый рейтинг 100 лучших вузов России по версии агентства RAEX. В него вошли четыре университета Татарстана. В их числе – Казанский федеральный университет (КФУ), который, как и годом ранее, остался на 20-й строчке рейтинга.
Казанский государственный медицинский университет Минздрава России оказался на 40 месте, Казанский национальный исследовательский технический университет имени А.Н. Туполева-КАИ – на 47 позиции. Казанский национальный исследовательский технологический университет занял 74 место.
Отметим, что в прошлом году в этот же рейтинг вошли шесть вузов Татарстана. Так, в перечне учебных заведений этого года не оказалось университета Иннополис и КГАСУ.
В целом лидерами рейтинга стали МГУ имени М.В.Ломоносова, Московский физико-технический институт (МФТИ) и Санкт-Петербургский государственный университет (СПбГУ).
При составлении рейтинга RAEX оцениваются качество образования в вузах (вес 50%), востребованность работодателями выпускников (вес 30%), уровень научно-исследовательской деятельности (вес 20%) и другие критерии. Это на сегодня единственный российский образовательный рейтинг, прошедший международный аудит IREG Observatory on Academic Ranking and Excellence.
***
RAEX агентлыгы версиясе буенча, Россиянең иң яхшы 100 югары уку йортының яңа рейтингы чыкты. Исемлеккә Татарстанның 4 университеты кергән. Алар арасында Казан федераль университеты (КФУ) да бар, узган елдагы кебек үк, ул рейтингта 20 нче урында калган.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты (КГМУ) 40 нчы урында, Алексей Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) 47 нче позициядә. Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) 74 нче урынны алган.
Искәртеп узабыз, узган ел шушы ук рейтингка Татарстанның алты югары уку йорты кергән иде. Быелгы рейтингка Иннополис университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КГАСУ) эләкмәгән.
Гомумән, рейтинг лидерлары булып Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (МГУ), Мәскәү физика-техник институты (МФТИ) һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбГУ) тора.
RAEX рейтингын төзегәндә, югары уку йортларында белем бирү сыйфаты (50%), эш бирүчеләрнең чыгарылыш студентларына ихтыяҗы (30%), фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе (20%) һәм башка критерийлар бәяләнә. Бүген ул — IREG Observatory on Academic Ranking and Excellence халыкара аудитын узган Россиядәге бердәнбер белем бирү рейтингы.
Просмотров: 706