Күңелендә — ислам, кулында — скальпель

w8kQ6DLYA9MШенталы районының Мактаулы гражданины Әнвәр Суфьяновка — 80 яшь!

“Кайда туган — шунда кирәк булган” мәкале әйтерсең лә алтын куллы табиб Әнвәр Суфьянов турында. Аның хезмәт юлы бер генә урында – район үзәк хастаханәсендә үткән. 7 июньдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Әнвәр Сәлман улын җәмәгать эшләре дә урап узмаган.

1970 — 1978 елларда, хирург булып эшләгән чорында аңа аеруча зур тырышлык куярга туры килә. Катлау­лы хәлләр килеп чыкканда авыруны өлкә хастаханәсенә ил­тергә кирәк бит. Ләкин 200 километр юлны авыру ничек кичерер, соң булмасмы, ашыгыч ярдәм машинасы яисә сан­авиация вакытында килеп җитәрме — билгесез. Андый чакларда аңа җаваплылыкны үз өстенә алырга туры килә. Эш булгач, төрлесе була инде, алай да безнең язмабыз герое югалып калмый, төн йокыларын йокламыйча, авыруларны күзәтә, вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтә, һәм күп очракта авыру чигенә. Дөрес, аянычлы хәлләр килеп чыкканда, чарасызлыктан елаган, ә җиңүләргә ирешкәндә елмайган чаклары да булган аның.

1978 елда Әнвәр Сәлман улы хирургия бүлеген җи­тәкли, шул ук вакытта баш табибының беренче урынбасары вазифаларын да башкара. Аның тырышлыгы бе­лән әлеге бүлек киңәя, заманча дәвалау җиһазлары белән тәэмин ителә, хәтта биредә күзгә операция ясау мөмкинлеге дә туа. Суфьянов хирургия практикасын да калдырмый, 1985 елга ка­дәр эшләп, хастаханәнең дә­валау сыйфатын күтәрүгә ире­шә. Хирург үз гомерендә 4 меңнән артык операция ясаган, димәк, 4 мең кешенең гомерен озайткан.

1985 елда Әнвәр әфән­де­нең сәламәтлеге какшый башлый һәм шуннан соң ул тик хастаханәнең баш табибы урынбасары вазифаларын гына башкара. Намуслы хезмәте өчен Әнвәр Сәлман улы «Отличник здравоохранения» һәм «За заслуги перед отечественным здравоохранением» медальләре һәм грамоталар белән бүләкләнә.

Тулысынча «Бердәмлек» битләрендә укый аласыз.

Рәшит ШАКИРОВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 1051

3 комментариев

  1. Әнвәр абый,юбилеегыз белән!!!Исәнлек-саулык,озын гомер телибез!

  2. Саулыклы гомер сезге! Ходай ярдеменнен ташламасын! Шундый врачлар булганда дэнья яши! Ин ша аллах!

  3. Анвар! Олы юбилеен белэн котлап, исэнлек-саулык телэп калабыз.