Шенталы районының Татар Әбдекие авылында мәктәп булмаса да, күп еллардан бирле социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшләп тора. Анда минем танышым Әлмирә Әсхәт кызы Шаһвәлиева да эшли. Шунда очраштык та.
Әле иртә булуына карамастан, бүлмәдә ике кеше бар иде инде. Алар үзләрен Госман һәм Гөлсинә Мөсәлимовлар дип атадылар. Шул арада Әлмирә алъяпкычын киеп алды һәм эшкә кереште. Ә мин яңа танышларым белән сөйләшеп киттем. Менә ниләр сөйләделәр алар үзләре турында.
- Улларыбыз шәһәргә киттеләр. Бердәнбер кызыбыз Гөлсирә Стамбулда яши. Авылыбызда балалар укытырга мәктәп тә, эш тә булмагач, без аларны авылда калырга кыстамадык та инде. Биредә олыларга дарулар сатып алыр өчен даруханә генә дә юк бит. Әгәр дә Әлмирәбез булмаса, без ничек яшәр идек, белмибез. Ул безгә үз кызыбыздай кадерле дә, якын да, — дип сүз башладылар әби белән бабай.
- Без аңа бик зур рәхмәтле, чөнки Әлмирәбез, кирәк булса, һава шартларына да карамастан, моннан егерме биш чакрым ераклыктагы район үзәгенә барып, дарулар алып кайтырга кыенсынмый. Ә бару-кайтуны санасаң, илле чакрым юл үтәргә туры килә аңа. Район үзәгенә йөри торган автобус та юк авылыбызда. Аңа олы юлга чыгып, машина туктатырга кирәк. Ә хәзерге заманда юлда туктап, әллә кемне утыртып йөртергә апылдап торучылар юк шул инде.
- Кызыбыз Гөлсирә тормышка чыгып, Стамбулга китеп баргач, өч мәртәбә шунда кунакка барып кайтырга насыйп булды. Анда дүрт оныгыбыз үсеп киләләр. Гөлсирәбез оныкларбызны татарча укырга-язарга өйрәтте. Динебез дә уртак бит инде. Гел күрәсебез килеп тора аларны. Менә шундый вакытларда, кая гына китсәк тә, йорт-җирләребезне Әлмирәгә калдырып китәбез. Җәен бакчабызда үсә торган яшелчәләргә вакытында су сибеп, без кайтканчы үстереп тә куя, сарыкларны, тавыкларны карый, — дип сөйлиләр илле елдан артык бергә тигез гомер итүче Мөсәлимовлар.
Мәкаләне тулысынча «Бердәмлек» газетасы битләрендә укый аласыз.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 750