10 июньдә Шенталы районы Денис авылында милләтебезнең асылташлы мәрҗәне булып саналган Сабан туе бәйрәме үтте. Барлык уеннар, көрәш, чабыш атларын котлау, данлау, артистлар чыгышы бер мәйданда узды. Халык бер утырган җирдән бәйрәмнең бөтен ямен күрде, тойды. Сабан туе кырында (мәйданнан читтәрәк махсус урын бар) шулай ук волейбол ярышы да үтте.
Багана (колга) башына әтәч мендермәделәр, «нәчәлниклар» тартып әләм (флаг) күтәрмәделәр, ә үзебезнең авыл егетләре яшь киленнәрнең чиккән сөлгесен мендереп, бәйләделәр.
Чигелгән сөлгеләргә килгәндә, берсе багана башына бәйләнсә, икенчесе — ат чабышында беренче килүчегә, өченчесе бәйрәм батырына бирелде.
Сөлгеләр ике Сабан туе арасында кияүгә чыккан яшь киленнәрнеке иде. Сабан туена бер атна кала авыл егетләре «Сөлге җыйды», безнең авылда шулай диләр. Сабантуйга бүләк җыю инде ул.
Милли уеннар арасында — көентә-чиләк белән су ташу (чиләк-көянтәләрне авылыбыз осталары милли бизәкләр белән бизәде), капчык киеп чабу, кашык белән йомырка ташу, капчык белән сугышу, кыек баганага менү, чүлмәк вату, катыктан тәңкә табу, шакмак ташу булды. Яңалары — табаклар белән узышу, кул көрәштерү, тачка белән узышу, мотоблокта узышу.
Бөтен бүләкләр багана төбенә төзелеп куелды, батырга дигән тәкә дә шул баганага бәйләнде.
Кәмитне үзебезнең авылдашыбыз ясаган, ул бабай күптән бакыйлыкка күчсә дә, кәмите һаман әйләнә, ничәмә-ничә буын баласының күңелен күрә!
Районнан, өлкәбездән килгән кунакларга, авыл советы рәисенә, журналистларга, көрәшне хөкем итүчеләргә аерым урын бирелде. Трибуна дип аталган җирнең түбәсе бар, эчендә эскәмияләр дә урнаштырылган.
2022нче елдан алып Сабан туе мәйданында эскәмияләр куелды, хәзер ел саен ясарга түгел, «стационарныйлар».
Ел саен авылыбыз осталары тырышлыгы белән Сабантуйга бавырсак, кош теле, чәк-чәк, урама, гөбәдия әзерләнә, биек итеп өеләр.
Ел да концертны авыл үзешчәннәре куя, читтән артист чакыру каралмаган. Халык тарихларда язылган кебек ял итә. Артист чакырсаң, Сабан туе булмый бит инде ул, сольный концерт була…(Әлбәттә, бер-ике тапкыр чакырылды алар, бик җитди даталарга кагылышлы булганга).
Авылыбыз артистларын «үзешчән» дияргә тел әйләнми, аңлатыр өчен генә шулай язам. Инде 20 елдан артык Халык исемен йөрткән «Чулпан» фольклор коллективы эшләп килә.
Түбәсе япкан зур сәхнәбез бар, ул да мәйдан тирәли куелган эскәмияләр кебек шунда кыш чыга.
Көне буе артистлар, килгән мөхтәрәм кунаклар, оештыручылар өчен ашханә эшләп тора, анда да үз авылыбызның оста апалары хезмәт куя.
Мәйдан бер атна буена әзерләнә: сәхнә бизәү, багана бастыру, ут сузу… Сценарий бер ай алдан языла, репетицияләр ике ай алдан башлана (җыр-биюләр).
2022нче елгы архив документлары буенча авылыбызга быел 300 ел тулды. Аксакал бабайлар сүзе буенча, тагын да олырак ди авылыбыз. Шүңа күрә әзерлек көчле булды.
Авыл мәдәният йортында зур музей эшләп килә. Аны рәсми рәвештә 2022нче елны, Сабантуе башланыр алдыннан, ачтык. Бөтен кайткан кунаклар, авылдашлар музейда булды. «Бар өстенә бар яхшы, май өстенә бал яхшы» — диләр бит, шул ук тантаналы чарада авыл турында чыккан китап презентациясе дә узды.
Гадәттәгечә, Сабан туен авылыбыз имамнары, авыл телендә «муллалары», хәер-фатыйха белән ачып җибәрә, алар бездә икәү, чөнки мәчетебез дә ике.
Уеннарны оештыручы комиссия әгъзалары, хөкемдарлар — үз эшләренең осталары булган авылдашларыбыз!
Сабан туе көне буе бара: иртән 10:00 башлана, кичке 18:00га кадәр дәвам итә, аннан соң әле, караңгы төшкәч, кичке чара да оештырыла.
Алия ГАЛИУЛЛИНА.
Денис авылы, Шенталы районы.
***
10 июньдә Денис авылында Сабан туе узды
Бәйрәмне ашкынып көткән авылдашларыбыз, кунакка кайткан чит җирләрдә яшәүче туганнарыбыз, күрше Татар Әбдекие, Карабикол авылларыннан һәм Татарстанда гомер итүче якташларыбыз мәйданга агылды.
Иртән-иртүк мәйданда, халыкны бәйрәмгә чакырып, музыка яңгырап тора. Сатучылар товарларын җәеп салганнар, учакларда шашлык һәм пылау өлгереп килә.Үзара хәл-әхвәл сорашып, кү¬решеп торган арада милли бәйрәм башлануын белдереп мәйдан өстендә Рәис хәзрәт Минаҗетдин укыган Коръән аятьләре яңгырады. Ул изге теләкләр теләп, бәйрәмгә хәер-фатихасын бирде.
Аннан соң сүз Шенталы районы башлыгы Александр Михайлович Лемаевка бирелде. Ул халыкны бәйрәм белән котлап, Сабан туен татар халкы гореф-гадәтләрен дәвам итүче, дусларны, туганнарны берләштерүче һәм кавыштыручы милли бәйрәм дип атады, барыбызга да исәнлек, иң мөһиме, илебезгә тынычлык теләде. Җирлек җитәкчесе Ринат Хәлиуллин да сәламнәрен җиткергәннән соң, тырыш, булдыклы авыл хезмәтчәннәренең, авыл активистларының эшләре югары бәяләнде, алар Мактау кәгазьләре һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Авылыбызда 45, 50 ел бергә гомер итүче авылдашларыбыз: Раил һәм Заидә Зәкиуллиннар, Габделхак һәм Нурсинә Шәймәрдәновлар, Наил һәм Тәнзилә Зәкиуллиннарга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Илфат Сатдаров колга башына сөлге менгереп бәйләгәч, мәйдан өстендә Сабан туе биюе тантана итте. Мә¬әният йорты каршында эшләп килүче “Чулпан” фольклор ансамбле һәм “Мизгел” балалар ансамбле үз осталыкларын күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, күрше Татар Әбдекие авылыннан килүче һәвәскәр артистлар да үзләренең матур көй-моңнары белән илһамландырып тордылар, онытылмаслык музыкаль хисләр бүләк иттеләр. Мәйданда өлкәннәр дә, сабый балалар да рәхәтләнеп төрле уеннарда катнаштылар. Ә балалар чыгышы белән башланып киткән көрәш, ниһаять, әкрен генә олы ир-егетләр кулына күчте.
Гомер-гомергә милли татар көрәше Сабан туе бизәге булып торган һәм тора да. Көне буе барган көрәш нәтиҗәсе буларак, күрше Четырла авылы егете Сергей Егоров – беренче, авылдашыбыз Нурислам Зәкиуллин – икенче, ә Шенталы егете Илдар Сафиуллин өченче урынны яуладылар һәм тиешенчә бүләкләнделәр.
Сабантуйда чапкан атларга
Түзәлмадым, кулым
болгадым.
Яшьлегемне алып
чаптылыр,
Күреп кенә калдым тузанын, — дип җырлыйлар бит.
Сабан туендагы ат чабышын күрер өчен генә килгән кешеләр дә байтак бездә, Асылда, алар барысы да олы яшьтәге кешеләр. И-и, кычкырыштылар, и-и, шатландылар инде! Мәйданга атлар килеп керделәр. Дулкынландыргыч минутларда ярсыган чабышкыларга сөлгеләр, яулыклар китереп бәйләделәр. Хуҗалары да бүләкләнде. Җиңүчеләр дә мәгълүм булды. Менә алар: Слава Полянский – беренче, Данил Кузьмин – икенче, Николай Марков – өченче, Айнур Фәттахов – дүртенче урынга лаек дип табылдылар.
Менә шулай итеп көтеп алынган Сабан туе тәмам булды. Авыл халкы бәйрәмдә кичергән рәхәт мизгелләрдән соң, сату рәтләреннән тәм-том күчтәнәчләр алып, өйләренә таралыштылар. Ә кичен авылыбыз өстендә хуш исле шашлык, таба ашлары исе таралды, иртәнгә кадәр биредә җыр-моңнар яңгырап торды.
Денис авылы Сабан туе, һәрвакыттагыча, күңелле һәм милли бизәкләргә бай булып узды.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 849
Эфэрин. Без Булдырабыз