Безгә «Кыйбла» кирәк!

qHHJKouTwZMГазетабызның 27 майда басылып чыккан 21 санында Әсхәт Гайнетдиновның «Те­ләмәгән кеше сәбәп эзли» дип аталган мәкаләсе укучыларыбызны пошаманга салды. Редакциягә хатлар килә башлады. Шушы көннәрдә Елховка районы, Мулла авылында яшәүче бер төркем уку­чыларыбыз исеменнән Гөлсирә Фәхретдинова шалтыратты. Аның сөйләвенчә, Әсхәт аганың мәкаләсен укыгач, авылда «Кыйбла» кушымтасы бүтән чыкмый икән, дигән хәбәр таралган, олы яшьтәге әбүнәчеләребез моңа бик борчылалар, ди. «Бердәмлек»тә дини кушымта булмаса, газетага язылмаячакбыз дию­челәр дә булгалаган.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Бердәмлек» язмышы өчен борчылуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. «Кыйбла» кушымтасы ничек басылып чыккан булса, шулай дәвам итәчәк, бер дә кайгырмагыз. Дини кушымта урынына башка темага кагылышлы мә­каләләр бас­тыру — бары тик Әсхәт ага Гайнетдиновның шәхси фикере һәм тәкъдиме генә иде.

Киләчәктә «Бердәмлек»не сезнең кебек көтеп алучы һәм яратып укучы әбүнәчеләребез саны тагын да артыр, дип өметләнеп калабыз.

Венера ГАЛИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 754

Комментирование запрещено