Барысы да җиңү өчен

FeFPJ2jYEhAСамара халкы махсус хәрби операция зонасында­гы якташларыбызга актив яр­дәм итә. Һәркем бул­ды­рал­ган кадәр үз өлешен кер­тергә тырыша: кемдер мас­кировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, кемдер гуманитар ярдәм җыя, хәрбиләрнең гаиләләренә булыша. 

Шәһәрнең Киров районы депутатлар Советы депутаты Равил Фазлетдинов та активистлар исемлегендә. Күп­тән түгел ул Луганск өл­кәсендә урнашкан өченче батальонның 30 бригадасында хезмәт итүче Самара егетләре янына барып кайткан.

«Егетләргә маскировка челтәрләре, югары үтемле (с высокой проходимостью) ав­томобиль, электр генераторлары, медицина препаратлары, рацияләр һәм башка кирәк-яраклар илттек. Зубчаниновка бистәсенең Мәдәният йортында шө­гыль­ләнүче балалар солдатларга матур теләкләр белән хатлар язган иделәр. Аларны да тапшырдык. 1 июньдә, Балаларны яклау бәйрәме уңаеннан, торак пунктлар буйлап йөреп, балаларга тәм-томнар тараттык.

Луганск өлкәсенә илткән гуманитар ярдәм волонтерлар, халык һәм активистлар белән берлектә, шулай ук Самара өлкәсе мөфтие Талип хәз­рәт Яруллин ярдәме белән җыелды. Якын арада тагын сәфәргә чыгарга җыенабыз. Чөнки сугыш сызыгыннан яңа үтенечләр алдык», — дип сөйли депутат. 

Кешеләр берләшүне дә­вам итәләр, беренчел ки­рәк-яраклар, азык-тө­лек, дарулар җыялар һәм сол­дат­ларыбызның җи­ңү яулап, сау-сәламәт булып өй­лә­ренә кайтуларын түзем­сезлек бе­лән көтәләр.

Ринат НОГМАНОВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 681

Комментирование запрещено