Болгар ислам академиясе 2023-2024 уку елына магистратура һәм докторантура программалары өчен абитуриентлар җыя. Документлар 2023 елның 19 июненнән 4 августына кадәр кабул ителә, дип белдерә Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте.
Академия дөньяда әйдәп баручы ислам университетлары программалары нигезендә эшләнгән магистратура һәм докторантура программаларын, шулай ук, «Ислам теологиясе контекстында дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре» профиле буенча теологиядән магистратура программасын тәкъдим итә. Укуны тәмамлаган студентлар дәүләт үрнәгендәге дипломга ия булачак.
Студентлар өчен барлык уңайлыклары булган шәхси бүлмәләрдә яшәү, 3 тапкыр түләүсез туклану шартлары тудырылган. Уку барышында чит илләрнең әйдәп баручы ислам югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү үзәкләрендә стажировка үтү мөмкинлеге бар. Фәннәрне үзебезнең әйдәп баручы мөгаллимнәр һәм чит ил укытучылары укыта. Студентларга айлык стипендия каралган. Укуны тәмалаучыларны эшкә урнаштыру гарантияләнә, дип белдерә Болгар ислам академиясе.
Просмотров: 643