Матур киләчәк сезнең кулларда

fV1wyNjhViYСамаралылар “Болгар — Туган тел” форумында булып кайттылар

Әлеге бәйрәмгә 65 ел тулса да, ул һәрвакыт яшь булып кала. «Совет яшьләре көне»н 1958 елда билгеләп үтә башлаганнар, ул июньнең соңгы якшәмбесендә уздырылган. Чөнки бу вакытта уку елы инде тәмамланган, имтиханнар тапшырылган, димәк, студентларга бераз ял итәргә дә була. 1993 елда бәйрәмне 27 июньгә күчергәннәр, ә быелдан башлап, Яшьләр көнен июньнең соңгы шимбәсендә уздыру карарын имзалаган Владимир Путин.

Энтузиазм һәм энергия, хыяллар һәм планнар фонтан кебек бәреп торган иң гүзәл чорда — бөтен җиргә җитешергә, иң биек үрләрне яуларга әзер булган чорда кеше алдагы юлын, төп максатларын билгели дә инде. Әле кыюсыз гына мөстәкыйль адымнар ясаучы яшь кешегә үз көчен һәм мөмкинлекләрен төрле юнәлешләрдә сынап карасын өчен шартлар тудыру мөһим.

Самараның татар яшьләренә бу очракта бәхет киң итеп елмая. Чөнки менә инде берничә ел дәвамында «Яктылык» мәктәбе МБОУ Школа «Яктылык» укучылары, Татарстанның Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә, “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды оештырган «Болгар — Туган тел» төбәкара форумында катнашалар, «Гөлстан» татарча сөйләм практикасын үстерү лагеренда ял итәләр. Башка еллардан аермалы буларак, быел Татарстанда ял итү бәхетенә «Яктылык» укучылары гына түгел, шулай ук шәһәрнең башка мәктәпләрендә белем алучы татар балалары да ирештеләр.

Быел “Болгар — Туган тел” X төбәкара форумына Россиянең 11 төбәгеннән 400дән артык укучы килгән. Самарадан барган 85 кешелек делегация сан буенча Татарстаннан соң икенче урында тора. Әлеге форум туган телен өйрәнергә һәм киләчәк буыннар өчен сакларга теләгән инициативалы татар яшьләрен берләштерүче масштаблы платформага әверелгән. Быелгы Форум программасы татар теленә һәм мәдәниятенә кагылып узарга гына түгел, якыннан танышырга ярдәм итүче тематик блоклардан төзелгән иде.

- Кызганыч, әмма форумда беренче тапкыр катнашучы балаларның күбесе татарча белми диярлек. Ләкин, аланга килеп төшү белән әйдаманнар һәм баш җитәкчеләр балаларны шундый җылы итеп, колач җәеп каршы алалар ки, балалар шунда ук үзләрен бик иркен хис итә башлыйлар, әйтерсең лә алар бер-берсен әллә кайчаннан бирле беләләр, татарча аралашу да бик тиз җайлана, — дип елмая «Яктылык» мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Мамышева Альфия Мамышева . — Гомумән, форум искиткеч югары дәрәҗәдә оештырылган. «Болгар — Туган тел»гә ел буе тырышып укыган, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, уңышларга ирешкән балаларны алып барабыз. Балаларыбыз илнең иң алдынгы яшьләре арасында булсыннар, киләчәктә үзләре дә иң-иң уңышлы яшьтәшләре рәтендә булырга омтылсыннар, дип тырышабыз.

Быел Самараның Крутые Ключи бистәсендәге 7 санлы мәктәптә татар телен өйрәнүче һәм шәһәрнең башка мәктәпләрендә укучы 16 татар баласы Татарстанда бушлай ял итте. Ата-аналар бары тик юл чыгымнарын гына түләделәр. Анда ял итүчеләр өчен гаҗәеп атмосфера, сөйләм практикасын камилләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Һәр бала үзе өчен кызыклы булган мастер-классларда катнаша ала: җырлап, биеп, музыка коралларында уйнап, талантларын күрсәтәләр. Балалар әйдаманнарның искиткеч оста, ачык йөзле, киң күңелле булуларын билгеләп үттеләр. Яшьләр яңа дуслар да таптылар, — дип сөйлиләр чарадан бик канәгать калган ата-аналар да.

- Искиткеч лагерь, мөмкинлек булса, бөтен дусларыма да «Болгар — Туган тел»гә Болгар-Туган Тел барырга киңәш итәр идем, — дип уртаклаша хис-кичерешләре белән Самараның техник лицее укучысы Диләрә Ишкулова. — Ял вакытында туплаган уңай эмоцияләр минем күңелемдә бик озак сакланачак. Әйдаманнарның һәр балага игътибарлы булуы, аландагы искиткеч атмосфера мине таң калдырды. Башка лагерьларда андый мөнәсәбәт күргәнем булмады. Ял итүчеләр өчен бик тә кызыклы программа әзерләнгән. Көн саен татар теле дәресләре уздырылды, үзебезгә ошаган түгәрәкләрдә шөгыльләндек. Миңа борынгы төрки тел турында лекция бик кызыклы булды, осталык дәресендә «Диләрә, бәхетле бул» дип язылган күн беләзек ясадым. Яшәү шартлары да, ашау-эчү дә бик әйбәт иде. Һәр кичне дискотекалар, кызыклы уеннар булды. Болгарда танышкан дусларым белән элемтәне өзмәскә сөйләштек. Бәлки, киләсе елга да шунда ук очрашу насыйп булыр әле, — дип елмая кыз.

Бөтен яшьләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз! Актив, максатчан һәм креатив булыгыз! Матур киләчәк үзегезнең кулда булуын беркайчан да онытмагыз!

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 592

Комментирование запрещено