Авылымда бүген Сабан туе,
Халкым җырлый, бүген кем көлми.
Сабан туе дәрәҗәсе булып,
Баганада сөлге җилферди.
Кайларда сез авылым балалары?
Көрәш батырлары кайсыгыз?
Авыл сезне сагынып көтеп тора,
Сабантуйга тизрәк кайтыгыз.
Көрәшчеләр чыга зур мәйданга,
Пәһлеваннар кебек тезелеп,
Сабантуйның гомерлек бүләге –
Тәкә карап тора өзелеп.
Тәкә тора мәйдан уртасында,
«Минем батыр кайсы булыр?» — дип.
Кайсы егет килеп, батыр булып,
Җилкәсенә мине салыр дип.
Атлар килә, берсен-берсе узып,
Сабантуйның матур бизәге,
Еллар түгел, гасырларга китсен
Халкыбызның гүзәл бәйрәме.
Минәсма ХӘЙРУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 870