Ил төкерсә — күл була

ZOxU6nj3nA0Самара өлкәсендә чыгып килүче бердәнбер татар газетасы басылып чыга башлауга быел 33 ел тулды. «Бердәмлек»нең финанс проблемаларын да, штаты кыскаруын да безнең укучыларыбыз яхшы белә. Шулай да газетабыз атна саен чыгып торуын дәвам итә. Тугры әбүнәчеләребездән килгән хатлар, эшебезне югары бәяләп, әйтелгән рәхмәт сүзләре безгә алга таба да тырышып эшләргә, укучыларыбызны шатландырып торырга көч бирә.

Бүгенге көндә 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә. Беренче яртыеллыкта укучыларыбыз саны кимемәде, хәтта бераз артты да. Икенче яртыеллыкта да хәл начар якка үзгәрмәс, дип ышанып калабыз. Газетабызның озын гомерле булуы сезнең кулда, хөрмәтле әбүнәчеләребез. Газетага даими рәвештә язылып тормасагыз, «Бердәмлек»не аянычлы киләчәк көтәчәк.

Укучыларыбыз арасында үзләренә генә түгел, «Бердәмлек»не бүләккә яздыручылар да бар. Мәсәлән, өлкә «Туган тел» оешмасы президенты Ильяс әфәнде Шәкүров ел саен өлкә авыллары мәктәпләренә, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, барлыгы 40 — 45ләп адрес буенча язылу рәсмиләштерә. Бу әбүнәчеләр өчен дә, газетабыз өчен дә бик зур бүләк. Форсаттан файдаланып, Ильяс Гомәр улына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук газетабызга даими рәвештә финанс ярдәм күрсәтүче әби-бабайларыбыз да бар. Отрадный шәһәреннән Роберт Гәрәев килгән саен 1000 — 2000 сум сәдакасын биреп китә. Әле менә шушы көннәрдә генә безнең тугры укучыбыз, «Бердәмлек»нең чын дусты Минтаһир ага Байбеков 5000 сум сәдака китереп тапшырды. Моннан тыш, ул безне беркайчан да изге догасыннан да калдырмый, һәрвакыт матур теләкләр һәм исәнлек-саулык теләп тора. Үзегез дә сау-сәламәт, Аллаһының рәхмәтендә булыгыз.

Гомумән, озак еллар буе «Бердәмлек»кә тугры булып калган укучыларыбызга, татар газетасының гомере озын булсын дип яшәүче милләттәшләребезгә чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алга таба да бергә һәм бердәм булырбыз, дип өметләнеп калабыз.

«Бердәмлек» газетасы редакциясе.

vk.com

Просмотров: 831

Комментирование запрещено