Иске Ярмәк халкына мөрәҗәгать

yV8Th-DIdkIКадерле авылдашлар! Иске Ярмәк авылын, Ярмәк җирләрен саклап калу турында ныклап тырышып уйланыйк әле һәм шуның өстендә эш алып барыйк әле!

Бу җирдә безнең ата-бабаларыбыз 1737 елдан бирле яшәгән, шушы җирдән тукланып, ачлыктан үлмичә калганнар. Ачлы-туклы тормыш кичереп, юклык хәлдә еллар буе тиен-тиен акчалар җыеп, банкка йолым (выкуп) түләп, шушы җирләрне кайтарганнар һәм безгә буыннан-буынга тапшырып килгәннәр.

Җир-ана булганга күрә генә Ярмәк авылы барлыкка килгән, үсеп-зураеп матурланып киткән. Җир-ана булганга күрә генә әллә ничә буын кешеләре дөньяга килгән һәм: «Без Ярмәк халкы!» — диеп, горурланып яшәгән. Җир — ул авылның нигезе, нигезне сүтә башлачак, өебез ишелеп бетәчәк, ягъни авыл таралачак, югалачак. Авылыбызның киләчәге булмый, ялгыз каберстан гына калачак.

Тарих ялгышлыкны кичерми… Ялгышмыйк, кадерле авылдашлар! Ата-бабалардан килгән җирләрне югалтмыйк, аларны хурламыйк — хөрмөтле, гадел калыйк, өстебезгә гөнаһ алмыйк, алдагы булачак сабыйларны җирдән аерып, мәхрүм итмик, Иске Ярмәк авылына нигез салучы Хөсәенов Ярмөхәммәднең васыятенә тугры калыйк!

yiahCqRjLMo

P.S. 1941-1945 еллар сугышында бөтен Советлар халкы белән бер рәттә безнең бабаларыбыз, әтиләребез, әбиләребез, әниләребез шулай ук шушы Иске Ярмәк авылы һәм җирләре өчен дә гомерләрен биргәннәр — һәлак булганнар!

Ата-бабалар җирендә гаиләсе белән тормыш итүче

Илдар Сәлих улы ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Камышлы районы.

Просмотров: 989

Комментирование запрещено