На месте Татарской слободы в Москве обнаружена фарфоровая посуда XVIII–XIX веков / Мәскәүдә Татар бистәсе урынында XVIII-XIX гасырларда ясалган фарфор савыт-саба табылган

e3bce70c245c338ab0bb3c6bd3dc3ab5На Большой Татарской улице в Москве обнаружены фрагменты фарфоровой посуды XVIII–XIX веков. Раскопки проводились на месте, где раньше располагалась Татарская слобода, рассказал в своем телеграм-канале мэр столицы Сергей Собянин.

«Благодаря находкам можно представить, как накрывали праздничный стол жители Замоскворечья больше 150 лет назад», — написал он под фото.

Реставраторам удалось восстановить целую коллекцию чайной и столовой посуды. Среди восстановленных экземпляров можно увидеть как образцы изделий небольших заводов Российской империи, так и известных производителей — фабрики Гарднера и Кузнецовского завода.

«Раскопки проходили в месте, где раньше была Татарская слобода. Ее населяли выходцы из Золотой Орды и поволжских татарских княжеств. Первые поставки фарфора на территорию Москвы историки также связывают с Золотой Ордой», — заметил Собянин.

tatar-inform.ru

***

Мәскәүнең Зур Татар урамында XVIII-XIX гасырларда ясалган фарфор савыт-саба кыйпылчыклары табылган. Казу эшләре элек Татар бистәсе булган урында оештырылган. Бу турыда башкала мэры Сергей Собянин Телеграм-каналында сөйләде.

«Табылдыклар ярдәмендә Замоскворечьеда яшәүчеләрнең 150 елдан артык элек бәйрәм өстәлен ничек әзерләгәнен күз алдына китерергә мөмкин», — дип язган ул фото астына.

Реставраторлар чәй һәм аш савыт-сабасының тулы коллекциясен торгызган. Алар арасында Россия империясенең зур булмаган заводлары, танылган җитештерүчеләр — Гарднер фабрикасы һәм Кузнецов заводы эшләре үрнәкләрен дә күрергә була.

«Казу эшләре элек Татар бистәсе булган урында узды. Анда Алтын Урдадан һәм Идел буе татар кенәзлекләреннән күчеп килүчеләр яшәгән. Тарихчылар Мәскәү территориясенә беренче фарфор савытларны китерүне шулай ук Алтын Урда белән бәйлиләр», — диде Собянин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 575

Комментирование запрещено