Шәһәрдә яшәүче танышларым Рәфыйк белән Җәүһәр Яңа ел бәйрәмен туган авылларында каршыларга яраталар. Яшь чак — дәртле чак.
Бу елны да шулай була, эштән кайтып, тиз-тиз генә җыеналар — сабыйларын киендерәләр, күчтәнәчләрен зур сумкага төйиләр дә тимер юл вокзалына бара торган автобуска кереп утыралар. Билгеле, кергәч тә каршыларында кондуктор хатын пәйда була. Гаилә башлыгы кесәсеннән вак акча чыгарып, кондукторга суза. Акча биргәндә, Рәфыйкның кулы кондуктор кулына тиеп китә. Шулчак көтелмәгән хәл була: кондуктор белән Рәфыйкның һушлары китеп, икесе дә гөрселдәп авалар.
Автобуста паника башлана: боларны беркем дә, берничек тә һушына китерә алмый. Җәүһәр, сабыйларым — әтисез, үзем ирсез калдым дип, кычкырып елый башлый. Шулвакыт автобус тукталышка килеп җитә һәм салонга Кыш бабай киеме кигән, битен мыек-сакал баскан, аркасына гитара аскан рус кешесе килеп керә. Ул көр, калын тавыш белән: “Ни булды монда? Әллә берәрсе үлеп киттеме?” – дип сорый. Беркем дә җавап бирми, кем утырып баруын белә, кем кондуктор белән ирне һушына китерергә тырыша, Җәүһәр, кызларын кочаклап, үксеп елый… Теге сакаллы ир югалып калмый, дикторларныкы кебек көр тавыш белән: “Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!”- дип ярып сала.
Шушы сүзләрдән соң кондуктор да, Рәфыйк та, команда буенча диярсең, күзләрен ачып җибәрәләр һәм торып басалар. Җәүһәр дә елавыннан туктап: “Сөеклем!” — дип күкрәгенә ташлана, кызлары аякларына сарыла: “Әтием терелде!”- дип кычкырышалар…
Шуннан соң күп еллар үткән. Инде олыгаеп баручы пар белән танышып, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырганда, алар тормышларында булган шушы могҗизаны искә алдылар. Мин, бик нык гаҗәпләнеп, чынында нәрсә булды соң сезгә, дип сорадым.
- Үзем дә аңламый калдым. Ул хатын белән минем арада электр тогы үткән кебек булды. Шуннан соң күз алларым караңгыланып китте һәм, һушымны югалтып, аудым. Кыш бабайга охшаган сакаллы абзыйның тавышы гына миемә үтеп керде һәм уяндым…
Яңа ел гына түгел, котлау сүзе дә могҗизалы икән, туганнарыгызны котларга онытмагыз, — дип серле елмайды Рәфыйк…
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 830