Татарская общественность почтила память Ильгама Шакирова и Альфии Авзаловой / Татар зыялылары: Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова мирасы бөтендөнья фонотекасын баетырлык

3210cc07d82935ac0137d3b6fb5712f3Татарская государственная филармония организовала посещение могил легендарных артистов татарской эстрады Ильгама Шакирова и Альфии Авзаловой. Представители коллектива филармонии, ветераны сцены, артисты, а также представители мусульманского духовенства почтили память выдающихся исполнителей, возложили цветы на их могилы.

Ведущий мероприятия народный артист РТ Фердинанд Салахов напомнил, что Альфия Авзалова была заботливой к своим коллегам, помогала им.

«Альфия апа любила жизнь, любила людей, любила искусство. В 60 лет она говорила — буду петь до семидесяти. Но не бросила сцену даже в этом возрасте. После ухода этих гигантов — Альфии апа и Ильгам абый, планка стала ниже. Но радует, что их наследие, оставленные ими песни достойны дополнить мировую фонотеку и представить культуру татарского народа», — сказал Фердинанд Салахов.

Он также подчеркнул, что имена Ильгама Шакирова и Альфии Авзаловой известны всем татарам во всем мире.

Директор Татарской государственной филармонии имени Габдуллы Тукая Кадим Нуруллин напомнил, что легендарный Ильгам Шакиров ушел из жизни пять лет назад.

«Ильгам абый ушел в возрасте 83 лет. Их имена в наших сердцах находятся рядом. Они всегда были вместе, любили друг друга. Это личности, вокруг которых сплачивается нация. Пока есть они, народ живет, есть гордость за свою нацию. Пусть душа Ильгама абый, душа Альфии апа возрадуются от наших молитв и добрых воспоминаний», — пожелал Кадим Нуруллин.

«Наши молитвы питают дух покойных. Пусть их места будут в раю, пусть они будут довольны нами», — такими словами начал молитву имам-хатиб мечети “Аль-Маджани” Мансур хазрат Джалялетдин. Он также прочитал аяты из Корана.

В мероприятии также приняли участие заслуженная артистка России, народная артистка Татарстана Лидия Ахметова, народный артист Татарстана Джавит Шакиров.

Заслуженная артистка Татарстана Зайтуна Яруллина поделилась воспоминаниями о гастролях в Среднюю Азию в одной концертной группе с Ильгамом Шакировым.

«Я не умела говорить по-татарски. В Ташкент ехали три дня на поезде. За три дня выучила три стихотворения. Ильгам абый меня выпустил на сцену. На трехчасовом концерте выступила всего три минуты и уже была готова убежать со сцены — во время поклона Ильгам абый меня остановил. “Почему уходишь?” — “Боюсь”. “Умри, на сцене умри” — сказал он мне и начал петь. Мой первый концерт начался с Ильгама абый Шакирова», – рассказала артистка.

Ильгам Гильмутдинович Шакиров родился 15 февраля 1935 года в селе Новый Буляк Ворошиловского района ТАССР (ныне Тукаевский район РТ). Художественный руководитель Татарской государственной филармонии им. Г.Тукая (1992-2012). Народный артист ТАССР (1969), Каракалпакской АССР (1981), РСФСР (1983), лауреат Государственной премии РТ имени Габдуллы Тукая (1970). Умер 16 января 2019 года в Казани в возрасте 83 лет.

Альфия Авзаловна Авзалова родилась 15 января 1933 года в селе Актаныш. Народная артистка ТАССР (1970), заслуженная артистка РСФСР (1983). Лауреат Государственной премии РТ имени Габдуллы Тукая (1992). За популяризацию песен народов мира награждена почетной грамотой Советского комитета защиты мира «За активную деятельность по укреплению мира между народами» (1960 год). Дважды обладатель Ордена Трудового Красного знамени. Умерла 25 июня 2017 года в возрасте 84 лет.

tatar-inform.ru

***

Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләрен зиярәт кылуны һәм чәчәкләр салуны оештырды. Чарада филармония коллективы, сәхнә ветераннары, артистлары, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашты.

Чараның алып баручысы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов әйтүенчә, Әлфия Авзалова хатын-кыз буларак, хезмәттәшләрен кайгыртып һәм ярдәм итеп яшәгән. «Әлфия апа яратып яшәде, яратып җырлады. 60 яшендә: «Мин 70кә кадәр җырлыйм әле», — дип әйтә иде. 70тән дә артып киткән иде. Илһам абый, Әлфия апа китеп барганнан соң, «планка» төште. Әмма ләкин сөендергәне шул: алар калдырган хезмәтләр бөтен дөнья фонотекасын баетырлык һәм татар халкының йөзен күрсәтерлек», — диде Фердинанд Сәлахов.

«Гомер узып киткән… Җир йөзендә җиде миллион татар халкы бар дип исәпләнсә, шуларның һәрберсенең күңелендә булган исемнәр бу. Безнең арадан киткән булсалар да, аларның хезмәтләре, исемнәре яшәгәнлеген, күңелдә барлыкларын белгертер өчен, рухына дога кылыр өчен җыелдык. Илһам абыйны — әтиебез, Әлфия апаны әниебез дип әйтә идек», — диде Фердинанд Сәлахов.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Илһам Шакировның вафатына биш ел узганын искәртте. «Илһам абый 83 яшенә җитеп, безнең арадан китеп барды. Илһам абыйны уйлаганда Әлфия апа да искә төшә. Алар гел бергә булды, бер-берсен яраттылар. Алар – милләтне туплап тора торган шәхесләр. Алар булганда милләт яши, «без — татар» дип горурланабыз. Илһам абый, Әлфия апаның рухлары шат булсын», — диде ул.

«Әлфия апа башка кеше турында сүз сөйләмәде. Гастрольләрдә йөргән вакытта артистлар беләдер, ул бик тә ярдәмчел булды, һәр кешене санлады. Әлфия апа безнең өчен һәрвакыт юл күрсәтүче булып торыр», — дип өстәде филармония директоры.

«Дога кылу мәрхүмнәрнең рухына ризык булып кала. Урыннары җәннәттә булсын, бездән разый булсалар иде», — диде «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Коръән аятьләрен укыды.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы укытучыларыбыз дип атады. «Искиткеч матур җырлары белән бөтен дөньяны җәлеп иткән бөек шәхесләр. Бүген аларның каберенә килдек. Һава торышы да әйбәт: йомшак кына кар ява. Менә хәзер аларның җырлары яңгырый кебек. Аларның җырлары – үлемсез», — диде җырчы.

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы татар телен саклап калуда, татар сәнгатенә иң зур өлеш керткән шәхесләр дип атады. «Хатыным Зөлфия Шакирова белән филармониядә эшләгән вакытта Илһам абый, Әлфия апа белән концертларда катнашып, эшләргә туры килде. Сценарийлар язып, кичәләрен алып барырга да насыйп булган иде», — диде юмор остасы.

Татарстанның атказанган артисты Зәйтүнә Яруллина Илһам Шакиров белән Урта Азиягә гастрольләргә барганын искә алды. «Татарча сөйли белми идем. Ташкентка өч көн поездда бардык. Өч көн эчендә өч шигырь ятладым. Илһам абый мине сәхнәгә чыгарды. Өч сәгатьлек концертта өч минут сөйләп, сәхнә артына чыгып китәргә тора идем. Башымны игән вакытта Илһам абый туктатып калды: «Ник чыгасың?». «Куркам», – дидем. «Үл, сәхнәдә үл!» – диде дә, аннары җырлый башлады. Иң беренче концертым Илһам абый Шакировтан башланды», – диде ул.

  • Илһам Гыйльметдин улы Шакиров – 1935 елның 15 февралендә ТАССРның Ворошилов районы, Яңа Бүләк авылында туган — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970). 2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә Казанда вафат булды.
  • Әлфия Авзал кызы Авзалова — 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. ТАССРның халык (1970), РСФСРның атказанган артисткасы (1983). Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992). Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була. 2017 елның 15 июнендә 84 яшендә вафат булды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 595

Комментирование запрещено