Камил Сәмигуллин галим Шиһабетдин Мәрҗанинең күләмле кулъязмасы өйрәнелә башлавын әйтте

cfc3d01529375cd2113742e7c1e6c67fa0feae00d7b766e9b63ed43351cfТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин киләсе елда Шиһабетдин Мәрҗанинең күләмле бер эше белән танышу мөмкинлеге булачагына өметләнә. Бу хакта ул күренекле галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.

«Кызганыч, әлегә Шиһабетдин Мәрҗанинең бөтен эшләре дә өйрәнелеп бетмәде. Укылмаган, өйрәнелмәгән бер кулъязма КФУда саклана. Кызганыч, бу 6-7 томлыкны бездә укучы юк. Бу кулъязманың икенче варианты Ташкентта, Санкт-Петербургта дигән фаразлар бар иде, тик без ул китапны таба алмадык. Бер варианты төрекләр кулына күчте. Алар аны әзерли, 6 айдан соң бу китапны басмага бирәләр. Бер елдан соң бу эш безнең кулга да килеп ирешер, дип ышанам», — дип сөйләде мөфти «Мәрҗани» мәчетендә.

Ул гарәп теленнән тәрҗемә ителмәгән һәм бастырып чыгарылмаган тагын бер кулъязма турында әйтте.

«Кулда бер кулъязма бар, ләкин без аны бастырмадык. Анда, мисал өчен, ул мөселман булмаган кызлар белән никах укытуны тыя. Башка милләтләр турында катырак әйтә. Шуның өчен кулъязманы күчермәдек тә, бастырмадык та», — диде мөфти.

Кичә дин әһелләре, галимнәр Шиһабетдин Мәрҗанинең каберен зиярәт кылды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 712

Комментирование запрещено