Бергә-бергә күңеллерәк

zlU4rPZN07429 декабрьдә Кошки районы, Иске Фәйзулла авылы клубында Елховка районы, Мулла авылы Мәдәният йорты үзешчәннәре бик матур концерт белән чыгыш ясадылар.

Бу көнне клубта бармак төртергә дә урын юк иде. Безнең авылда мондый аншлаг кайчан булганын хәтерләмим дә инде. Концертта Мулла авылының «Хыял» фольклор ансамбле, «Гүзәл» театр труппасы, «Тамчы» бию коллективы катнаштылар. Дулкынландыргыч җырлар, дәртле биюләр, театр миниатюралары авыл халкына онытылмаслык бәйрәм мизгелләре һәм искиткеч кәеф бүләк иттеләр. Артистлар Яңа елны яхшы ниятләр һәм изге планнар белән каршы алуыбызны теләделәр.

Залда кич буе бик җылы һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. Һәр концерт номерын тамашачылар көчле алкышларга күмеп каршы алдылар, үзләре дә артистларга кушылып җырлап һәм биеп күңел ачтылар. Мин күрше авыл артистларын ярымшаярып кына кунакка чакырган вакытта бу кадәр искиткеч күңелле бәйрәм килеп чыгар дип уйламаган да идем.

Сүз уңаеннан, тамаша залында буш урыннар булмавын да әйтеп үтәргә кирәк. Ашыгыч рәвештә өстәмә эскәмияләр һәм урындыклар табарга туры килде. Кайбер тамашачылар, урыннар җитмәгәнлектән, тамашаны басып карадылар.

Авыл халкын һәм кунакларны котларга Иске Шенталы авыл җирлеге башлыгы Артем Еремеев, «Кармала» авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Җәмил Идрисов та килгәннәр иде. Алар артистларга рәхмәтләрен белдереп, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Иске Шенталы һәм Иске Фәйзулла авыллары мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен дә кызыклы Яңа ел программасын әзерләгәннәр иде. Сабыйлар да рәхәтләнеп ял иттеләр, уйнадылар-көлделәр.
Тантаналы чара зур бәйрәм өстәле артында дәвам итте. Зәмзәмия Пиретто әзерләгән хуш исле пылау кунакларны да, авылдашларны да сыйларга җитте.

Иске Фәйзулла, Яңа Фәйзулла, Кошки авыллары халкы, хәтта күрше Ульяновск өлкәсеннән килгән кунаклар исеменнән Руслан Абделганиевка, Разия Сөнгатовага һәм шушы искиткеч бәйрәмне оештыруда катнашы булган һәркемгә чын күңелдән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Дөньялар тыныч, халыклар тату булып, алдагы көннәрдә дә шулай «…бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә-саулыкта» бергә-бергә яшәргә насыйп булсын иде!

zlU4rPZN074

 Чәчәк АВДОНИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 710

Комментирование запрещено