В минувшую среду в Самарской Соборной мечети прошел меджлис в память о наших земляках-мусульманах, погибших в зоне специальной военной операции. Инициатором проведения мероприятия выступило Региональное духовное управление мусульман Самарской области.
По словам председателя РДУМСО, муфтия Талип хазрата Яруллина, изначально планировалось проведение меджлиса в память о молодом имаме села Мулловка Елховского района Ирека Насырова, который трагически погиб в январе прошлого года при обстреле города Макеевки Донецкой области. В итоге, было принято решение почтить память всех погибших единоверцев из нашей области и прочитать дуа об упокоении их душ.
Ранее муфтий Талип хазрат опубликовал обращение к родственникам погибших земляков с просьбой предоставить информацию о себе для приглашения на поминальную молитву и рассмотрения возможности оказания помощи их семьям. Несмотря на то, что полную информации собрать не удалось, кто-то из родственников все-таки нашел возможность прийти на меджлис, были в зале и участники СВО.
Открывая меджлис, Талип хазрат отметил, что самарские мусульмане наравне с другими защитниками, достойно отстаивают интересы нашей страны, с честью выполняют поставленные Президентом задачи по демилитаризации и денацификации Украины. К сожалению, и среди наших земляков-единоверцев есть погибшие и раненные. Муфтий пожелал терпения вдовам и детям военнослужащих и призвал собравшихся всегда помнить о погибших, которые выполнили свой долг перед государством. Также он напомнил, что Верховным муфтием России Талгатом Таджуддином была издана фетва, согласно которой павшие при участии в боевых действиях в том числе и в ходе специальной вооруженной операции приравниваются к шахидам. Так называют мусульман, погибших на пути Аллаха, которые защищали свою религию, честь и Родину от врагов.
Имам Самарской исторической мечети Наиль хазрат Биктаев прочитал аяты Священного Корана и совершил дуа, прося Всевышнего Аллаха простить грехи погибших военнослужащих.
В завершение Талип хазрат поблагодарил всех, кто помог в организации проведения меджлиса и пожелал скорейшего наступление мира.
Региональное духовное управление мусульман Самарской области.
***
Үткән чәршәмбедә Самараның Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташ мөселманнарыбызны искә алу мәҗлесе үткәрелде. Чара төбәк Диния нәзарәте инициативасы буенча оештырылган иде.
Мөфти Талип хәзрәт Яруллин сүзләренә караганда, башта мәҗлесне бер ел элек Макеевка фаҗигасында һәлак булган Мулла авылының яшь имамы Ирек Насыйров истәлегенә үткәрү ниятләнгән булган. Соңыннан, махсус хәрби операциядә һәлак булган барлык дин кардәшләребезне дә искә алып, рухларына дога кылырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Башта Талип хәзрәт, һәлак булган якташларыбызның туганнарына мөрәҗәгать итеп, мәҗлескә чакыру һәм гаиләләренә ярдәм итү өчен үзләре турында мәгълүмат хәбәр итүләрен соралды. Кызганычка, һәлак булучыларның барысын да барларга мөмкин булмады. Залда чарага килергә мөмкинлек тапкан туганнары һәм махсус операциядә катнашкан хәрбиләр җыелган иде.
Талип хәзрәт мәҗлесне башлап җибәргәндә Самара мөселманнарының илебез мәнфәгатьләрен лаеклы яклауларын, алдыбызга президент куйган бурычларны намуслы үтәүләрен билгеләп үтте. Сугыш булгач, якташ мөселманнарыбыз арасында да яраланучылар һәм һәлак булучылар бар, кызганычка. Мөфти тол хатыннарга һәм балаларына сабырлык теләде, хөкүмәт алдындагы бурычын лаеклы үтәгән батырларыбызны мәңге истә тотарга, догадан калдырмаска өндәде. Шулай ук ул Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин тарафыннан бастырып чыгарылган фәтва буенча сугыш кырында вафат булган хәрбиләрнең Аллаһы юлында динен, Ватанын һәм намусын яклаган шәһитләргә тиң булуларын искәртте.
Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт Биктаев Коръән аятьләре укыды, Аллаһыдан һәлак булучыларның гөнаһларын ярлыкавын, урыннары җәннәттә булуын теләп дога кылды.
Ахырда Талип хәзрәт мәҗлесне үткәрергә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтләрен белдерде, илдә дә, дөньяда да тынычлык урнашуын теләде.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1340
Әлхәмдүлилләһ. Амин
Уже бер елда үтеп китте. Ирек, һич китмисең безнең күз алдыннан, онытмыйбыз сине бер вакытта, син яшисем безнең йөрәктә. Каберең иркен гүрең якты булсын, урының булсын оҗмах түрендә.
Яннарыбыздан киткән барча мэетлэребезнен рухлары шат, урыннары жэннэттэ булсын булсын, я рабби!