Пугачев татарлары белән тарихыбыз бер
Нишләптер Саратов өлкәсендә татар газеталары басылмый. Ә шулай да, Пугачев шәһәрендә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасын даими алып торучылар бар. Бу инициатива өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горлановтан чыккан иде. Газеталарны редакция хезмәткәрләре, конвертка салып, почта аша җибәреп торалар. Кызганычка, башка өлкә газетасына күрше регионнар языла алмыйлар, шуңа күрә гади корреспонденция җибәргән кебек җибәреп торырга туры килә.
Борынгы Пугачев шәһәрендә яшәүче татарлар өчен берничә тарихи факт бастырып чыгарырга булдык. Алар өчен иң кызыклысы шул – бүгенге Пугачев шәһәре урынында Алтын Урда чорында татарлар яшәгән. Ләкин ул татарлар белән бүген Зур Ыргыз буенда яшәүчеләр арасында бәйләнеш юк. Иң мөһиме, “Самара губернасының истәлекле китабында” мондый сүзләр бар: “1762 елда Польшадан күчеп килгән раскольниклар “Мәчет бистәсе”нә нигез салганнар, чөнки шул урында өч мәчет хәрәбәләре табылган. Шуңа күрә суларын Зур Караман елгасына коючы инешне дә Мечетка елгасы, дип атаганнар.
1836 елның 18 декабрендә Мәчет бистәсе Николаевск өязенә әверелә, ә 1850 елның 6 декабреннән Самара өлкәсенә кушыла. Бу мәгълүматлар “Россия империясе шәһәрләре” белешмәсенең IV томыннан алынган.
Шулай булгач, Пугачевны борынгы шәһәр дип атый алабыз. Аның тамырлары Алтын Урда чорына барып тоташа. Димәк, XVI гасыр уртасында, Россия империясенә кушылганчы, Идел аръягы “Кыргый кыр” (Дикое поле) булган, дигән төшенчә буенча сораулар туа. Гасырлар буе пропагандист тарихчылар, халыкның башын әйләндереп, үзләренә кирәк булган теорияне алга сөргәннәр. Ә менә объектив карашлы тарихчыларның эзләнүләре Бөек Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорларында хәзерге Саратов һәм Самара өлкәләре җирләрендә, безнең ата-бабаларыбыз корган шәһәрләрдә сәүдә һәм кәсепчелекнең чәчәк атуын дәлилли.
Моннан тыш, Саратов якларында төрки телле атамалар да бик күп бит. Иң зур елгаларны гына алыйк – Карамыш, Карабулак, Тарлык, Үзән, Ыргыз, Карай һәм башкалар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өч таш мәчете булган торак җир, әлбәттә, шәһәр булып саналган. Кызганычка, биредә археологик казынулар алып бару мөмкинлеге юк, чөнки артефактлар өстендә гасырлар катламы һәм аның өстендә төзелгән 80 квадрат километр зурлыгындагы шәһәр урнашкан.
Ә шулай да, без исебездә тотарга тиешбез: Алтын Урда олысының төньяк-көнбатыш өлешендә ата-бабаларыбызның шәһәрчеге булган. Кайчан да булса эзләнүчеләр моңа игътибар итәрләр, дип ышанасы килә. Бу тема өстәмә тикшеренүләрне көтә.
…1851 елда Николаевск өязе һәм тагын берничә татар авылы яңа булдырылган Самара өлкәсенә кушыла һәм 1928 елга кадәр безнең регион составында була. Нәрсәсе игътибарга лаек, 1851 елның декабренә губернаның Самара, Богырыслан һәм Бөгелмә шәһәрләрендә түгел, ә нәкъ менә Николаевск татарлар саны буенча беренче урында була. Дала өязендә яшәгән 1420 мөселманның ике мәчете һәм ике мулласы булган.
XIX гасырның икенче яртысында Николаевск татарлары милли гореф-гадәтләрен һәм диннәрен саклап яшиләр, өяз тормышында да актив катнашканнар, сәүдә итәләр, байыйлар. Самара архивында сакланган отчет документларына караганда, Мәккә һәм Мәдинәгә барырга рөхсәт алучылар саны да байтак булган. 150 ел элек хәзерге Дергачев һәм Ершов районнарыннан берничә кеше хаҗга барып кайткан.
Халык мәгарифе дә үсештә булган. Уку йортлары авыл общиналары һәм байлар хисабына ачылганнар. Шулай, “Самара губернасының 1907 елда башлангыч халык училищелары” отчетында Николаев өязендәге мәчетләрдә 19 мәктәп эшләп торган, дип язылган.
Советлар власте урнашкач, Николаевск өязендә дә милли интеллигенция җитәкчелегендә социалистик культура үсә башлый. 1918 елда Пугачев шәһәре исемен алган шәһәрдә татар-башкортлар клубы ачыла. Безнең кан-кардәшләр, илебез белән бергә, бөтен этапларны да үтеп, күпмилләтле илдә үзләренең лаеклы урыннарын алдылар. Бүгенге көндә Пугачевта бер меңләп татар яши.
Шамил ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1178