Телеграмда татар һәм башкорт текстларын тәрҗемә итә торган функция барлыкка килде

cc0a6167024794b99b7e08087bf9df2eТелеграм социаль челтәренең Телеграм Премиум версиясендә татар һәм башкорт телләрендәге текстларны автоматик рәвештә тәрҗемә итү функциясе барлыкка килгән.

Хәзер Телеграм-каналларда татар һәм башкорт телләрендәге текстларны татар һәм башкорт телләрендәге русча тәрҗемәсендә укып була. Моның өчен «тәрҗемәне күрсәтергә» (показать перевод) төймәсенә басарга кирәк. Төймә автоматик рәвештә килеп чыга. Әлегә тәрҗемә итү функциясе түләүле Телеграм Премиумда гына эшли.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева «Интертат» сайтының телеграм-каналындагы соңгы постларны караганнан соң, тәрҗемәне шактый аңлаешлы дип бәяләде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 526

Комментирование запрещено