Ерактан яхшырак күренә

hXTtUNI_NGc«Туган тел»гә — 35!

Татар телен һәм мәдәниятен саклап калуны колачлаган милли хәрәкәте башы

35 ел элек, 1989 елның 21 гыйнварында, Куйбышев шәһәрендәге Яшьләр йортында, яңа тарихта беренче мәртәбә татар җәмәгатьчелеге җыелышы уздырылып, “Туган тел” милли-мәдәни оешмасына нигез салынды. Залда ике йөзләп татар активистлары җыелган иде.

“Хөрмәтле иптәшләр, сезне бу җыелышка чакыруыбызның сәбәбе — Куйбышев өлкәсендә татар теле һәм мәдәнияте торышы. Өлкә татарлары проблемаларына башка күзлектән чыгып карарга һәм аларны хәл итү юлларын табарга тиешбез… Әлеге җыелыш татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеген координацияли алсын өчен, бердәмлек һәм оешканлык күрсәтеп, милләтебез өчен хезмәт итә алуыбызны өлкә җитәкчелеге каршында исбатларга тиеш булачакбыз…” – дип башлады сүзен инициатив төркем җитәкчесе, юрист Шамил Әхмәров.

Милли үзаң Михаил Горбачевның социалистик системаны үзгәртеп кору программасы нигезендә күтәрелеп китте — бөтен тарафларда да иҗтимагый оешмалар барлыкка килә башлады, Урта Азия, Кавказ республикаларында хәтта мил¬ләтара ызгыш-лар да килеп чыкты. Милли интеллигенцияне аз санлы халыкларның телләрен саклап калу һәм укыту проблемасы борчый иде. Бу турыда без “Бердәмлек” газетасының үткән елгы 49 санында язып чыккан идек инде.

Куйбышевның Яшьләр йортында узган беренче җыелыш аннан алда булган берничә вакыйгага бәйле. 1988 елның җәендә тарих факультеты доценты М.А. Мөлеков (1930 — 1997) җитәкчелегендәге Казан фәнни интеллигенциясе “Үзгәртеп кору хәрәкәтен хуплаучы Татар иҗтимагый үзәге”н оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Куйбышевта исә халык хәрәкәте төптән башланды. Аның башында «Ялкынлы яшьлек» ансамбле һәм Малый тупиктагы мәчет мәхәлләсе тора иде. Шул ук 1988 елда ике мөстәкыйль инициатив төркем берничә ай буе җыелышлар үткәрәләр, татар халкының ихтыяҗларын билгелиләр, киләчәккә планнар коралар, ләкин аларны тормышка ашыру өчен өлкә хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булуын да яхшы аңлыйлар.

Бишенче декабрьдә Аврора урамы, 169 йорт адресы буенча яшәгән Фаикъ Фарукшин фатирында бу ике төркемнең берләштерелгән утырышы уза. Анда һәм декабрь – гыйнвар айларында узган җыелышларда уздырылачак чаралар планы, КПССның өлкә комитетына һәм өлкә Башкарма комитетына татар милли-мәдәни җәмгыяте максатлары һәм бурычлары күрсәтелгән мөрәҗәгать һәм ярдәм күрсәтүләрен сорап язган хат кабул ителә һәм тиешле инстанцияләргә җиткерелә. Оештыру комитетының беренче рәисе итеп Шамил Әхмәров сайлана. 1989 елның 21 гыйнварында оештыру комитеты Яшьләр йортының актлар залында узачак татар җәмәгатьчелегенең беренче зур утырышына әзерләнә башлый.

Унынчы гыйнварда заводлар проходнойларында, шәһәр транспорты тукталышларында татар җәмәгатьчелеге утырышы уздырылачагы турында афишалар эленә. Аларны Азат Надыйров ясап күбәйтә. 18 гыйнварда җомга намазында бу турыда имам Вагыйз хәзрәт Яруллин да хәбәр итә, халыкны җыелышта катнашырга чакыра.

Ул вакытта әле татар газетасы да, радиосы да юк иде. “Волжская коммуна”, “Волжская заря”, “Волжский комсомолец” газеталары гына татарлар тормышын яктыртып торалар иде. Бүген сезнең игътибарыгызга Рәфгать Әһлиуллинның 1989 елның 9 февралендә “Волжская коммуна” газетасында басылып чыккан язмасы оригиналын тәкъдим итәбез.

«Деятельность татарского культурного центра предполагается развернуть по нескольким целе¬вым направлениям: научно-исследовательской, учебно-воспитательной, производственно-бытовой, организационно-пропагандистской и т.д. Выступившие на собрании инженер Азат Надиров, журналист Шамиль Галимов, руководитель ансамбля «Ялкынлы яшьлек», заслуженный работник культуры РСФСР Ильгиз Колючев, имам-хатыб религиозного общества мусульман города Куйбышева Вагиз Яруллин и многие другие горячо поддержали идею, цели и программу татарского национального культурного центра при Доме молодежи, высказали свои мнения и предложения. Среди самых актуальных называлась проблема изучения родного языка. Во многих селах преподавание татарского языка пошло на убыль, наметилась тенденция к сокращению числа национальных школ. А в областном центре и других городах, несмотря на актуальность, эти вопросы даже не поднимались…

На собрании также говорилось об изучении возможности создания в области национальных газет или приложения к областной газете, организации и регулярных радио- и телепередач на татарском и других языках народов Поволжья. Уже сейчас, оказывается, есть возможность для того, чтобы хотя бы в субботние и воскресные дни показывать куйбышевцам и жителям других населенных пунктов передачи татарского телевидения. Но для технического решения вопроса требуются определенные средства».

КПСС өлкә комитеты газетасында басылып чыккан язмага карап, татарларны нинди проблемалар борчыганы, тормышыбызны үзгәртеп кору эшләренең нәрсәдән башлануы турында фикер йөртә һәм соңгы 35 ел эчендә нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне күзаллый алабыз.

Җыелышта КПССның Куйбышев өлкә комитеты консультанты Рәшит Шакиров, ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре Владимир Сластенин, Яшьләр йорты директоры Владимир Петров, Яшьләр үзәге директоры Александр Мескин, өлкә мәдәният бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Бевзенко, өлкә мәгариф бүлеге баш белгече Дамир Гатин, өлкә яшүсмерләр китапханәсе директоры Разия Букина һәм башка мәдәният учреждениеләре һәм хөкүмәт органнары вәкилләре катнашты. Алар татар мәдәнияте үзәге булдыруны хупладылар һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк — алар сүзләрендә тордылар.

Шулай ук газетада басылып чыккан мәкаләдә Казан тапшыруларын трансляцияләү турындагы юлларына тукталып үтәсе килә. Эш шунда ки, әле 1987 ел ахырында “Прогресс” заводының һәм ЦСКБның берничә хезмәткәре — М. Сәгыйров, Ш. Галимов һәм М. Ямалетдинов бу мәсьәлә буенча телевидение һәм радиовещание буенча Куйбышев өлкә комитеты җитәкчесе Ю.В. Котовка һәм өлкә радиотапшыруларын трансляцияләү техник үзәгенә мөрәҗәгать иткәннәр иде. Анда телетрансляцияләр өчен абонент түләү формасын тәкъдим иттеләр.

Шул чакта ук Куйбышев өлкәсендә Казан тапшыруларын күрсәтү мөмкинлеге булган бит! Бу турыда сөйләшүләр бик озак — беренче җыелышка кадәр алып барылды һәм залда җыелган халыкка да бу турыда хәбәр итәргә мөмкин булды. Дөрес, инициатива бу этапта без теләгән нәтиҗәгә китермәде. Бер генә яхшы ягы булды – без Куйбышев радиоүзәге директоры Николай Бакумов белән таныштык һәм, нәтиҗәдә, безнең соралуыбыз буенча, күпмилләтле “Радио-7” тапшырулары эфирга чыга башлады.

…Беренче җыелышка кайтыйк инде. Шул көнне үк закон буенча кирәк булган бөтен юридик чаралар күрелде һәм “Туган тел” өлкә татар мәдәният үзәге теркәлде. Аның советына юрисконсультлар Ш. Әхмәров, Д. Субеева һәм Ә. Абдерәфыйков, инженерлар — Р. Абдулов, Э. Кәбиров, А. Надыйров, Ә. Нәфыйгин, укытучылар Л. Галиева, Р. Сәйдуллаев, “Прогресс” заводы газетасы хәбәрчесе Ш. Галимов, ЗиМ хезмәткәре А. Вәлишев, журналист Ф. Давы¬дов, авиаотряд штурманы Ф. Фарукшин, “Сезон” кооперативы рәисе урын¬басары Р. Яһудин, табиб Г. Сәйхетдинов, автобус паркы эшчесе М. Сафин һәм пенсионер Ф. Вәлиева керделәр.

Икенче көнне үк, 22 гыйнварда, Үзәк эшләп тә китте. Яшьләр йортының 26 санлы бүлмәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклап калырга һәм үстерергә теләгән татарлар җыелды: Мансур Ямалетдинов, Эльсор Кәбиров, Асия Ногманова һәм башкалар. Шулар арасында, әлбәттә, мил¬ли хәрәкәт башында торган активистлар да бар иде.

17-18 февральдә Вагыйз Яруллин, Фаикъ Фарукшин, Идеал Галә¬ветдинов, Әлфия Гыйниятуллина, Мурат Сафин, Фаикъ Давыдов, Шамил Әхмәров, Равил Яһудин һәм Диләрә Габбасова Казанның Галиәсгар Камал театрында рух күтәренкелеге мохитында узган иҗтимагый үзәге җыелышында катнаштылар.

Куйбышевта татар милли үзәге оешу турындагы хәбәр киң җәмәгатьчелеккә җиткерелде. Өлкәбез татарлары бу хәбәрне көтеп алынган могҗиза кебек каршы алдылар.

3 февральдә “Аврора” клубында узган беренче очрашу кичәсенә 200ләп кеше килгән булса, 27 февральдә инде мең¬ләгән татар Куйбышев авиация заводы спорт сараенда оештырылган Кышкы Сабан туенда күңел ачтылар. Шул ук вакытта «Туган тел» оешмасы ярдәме белән татар газетасын, Хәридә Дашкина тәкъдиме буенча якшәмбе татар мәктәбен ачу эш¬ләре алып барылу турында хәбәр ителде.

1989 елның язында “Туган тел” оешмасына Минәхмәт Сәгыйров, Әлфия һәм Фәрхәд Мәхмүтовлар, Гөлсинә Нуруллина, Марат Гыйбадуллин килеп кушылдылар, 16 апрельдә Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда гөрләп үткән “Уйна, гармун” фестивален алып барган Шамил һәм Наилә Баһаутдиновларның дебюты булды. Шуннан соң алар егерме елдан артык бөтен милли бәйрәмнәребезнең сценарийларын төзеп алып баручылары, шулай ук 1992 елдан бирле ун ел буена “Радио-7” тапшыруларының журналистлары булып хезмәт иттеләр. Ә беренче чараларның берничәсен Әлфия Гыйниятуллина, Идеал Галәветдинов һәм Раилә Галлямова-Сафина оештырырга ярдәм иттеләр.

Оешмага яңа әгъзалар даими рәвештә килеп тордылар: Илгиз Колючев, Шәүкәт Хәйбуллов, Рәфыйк Әбдиев, Гали һәм Хәйдәр Гәрәевлар, Илшат Каюмов, Асия Әхмәтова, Марат Әхтәмов, Наил Хәлиуллин, Гүзәл Ямалетдинова, Лилия Абдрәфыйкова, Наилә Зимукова, Резеда Бадыйкова, Вилия Хәйбуллина, Нияз Хәбибуллин, Рушания Минһаҗева, Ринат һәм Рәйсә Гыйбадуллиннар, Ринат Шәрифуллин, Нил Шамаков, Назыйф Ибраһимов, Мәзгут Шакмаев, Альбина Мамедалиева, Фәһимә Рәҗәпова, Розалия Хәлилуллова, Әкълимә Кантемирова, Сәрия Маннанова, Салих Вәлиәхмәтов, Әсфәндияр Вәлитов, Җәүдәт Борһанов, Рәфыйк Шәфигуллин, Флорида Локманова һәм башкалар. Өстә атап үтелгән кешеләрнең бер өлеше бүген дә, милли чараларда катнашып, татар тормышына күпмедер өлешен кертеп торалар.

Ерактан яхшырак күренә, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр картлар. Вакыт узгач кына, 35 ел элек булган беренче җыелышның әһәмиятен күзалларга мөмкин. Бу чираттагы иҗтимагый оешма ачылу гына түгел, Самара өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклап калуны колачлаган татар милли хәрәкәте башы иде ул.

blApPyZVGno

Татар милли хәрәкәтенең беренче җитәкчесе Марат Мөлеков.

cd3cFX_kY1c

Куйбышев өлкәсе вәкилләре Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда: сулдан уңга Венера Габбасова, Идеал Галәветдинов, Вагыйз Яруллин, Әлфия Гыйниятуллина, Шамил Әхмәров, Фаикъ Давыдов һәм Равил Яһудин.

hXTtUNI_NGc

Вагыйз Яруллин һәм Фаикъ Фарукшин ТИҮ корылтае делегатлары арасында. Казан, 17 февраль 1989 ел.

(Теманың дәвамы бар)

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 1831

Комментирование запрещено