“ЭкоСтройРесурс” каты чүп калдыкларын эшкәртү операторы киеп туйган, яисә ярамый башлаган киемнәрегезгә икенче гомер бүләк итә ала.
Күптән түгел генә «Экомобиль» Кинель районының Алексеевка бистәсендә урнашкан «Добродом» гуманитар складына җылы курткалар, баш киемнәре, шарфлар, кышкы аяк киемнәре, хәтта тимераяклар да илтеп тапшырган. “БлагоДарю” склады волонтерлары аларны күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә тараталар.
Бу изге эшкә сез дә кушыла аласыз, хөрмәтле дуслар. Кирәкмәгән әйберләрегез булса, ташларга ашыкмагыз. Ертылмаган-тишелмәгән кием-салымнарыгызны, аяк киемнәрегезне, рюкзаклар, башлыклар, бияләйләр һәм шарфларны:
Самара шәһәре, Партизанская урамы, 17Б адресы буенча чәршәмбе көнне – 15:00 сәгатьтән — 19:00 сәгатькә, шимбә һәм якшәмбе көнне 11:00 сәгатьтән — 15:00 сәгатькә кадәр;
Самара шәһәре, Венцек урамы, 56 адресы буенча дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 15:00 сәгатьтән – 18:00 сәгатькә кадәр илтеп тапшыра аласыз.
«Бердәмлек».
Просмотров: 643