Аеруча истәлекле көн…

bGEDMFeN55811111Байтугандагы музей-йортыбызда Вәгыйзовларны искә алып, һәрвакыт Коръән табыннары үткәрәбез.  Бу көннәрдә дә  матур мәҗлес уздырдык: Сәләй әфәнденең улы Камил абыйның  вафатына 4 ел булды бит. 

Мөхәммәтнур хәзрәт аятьләр укып, барчасының да рухына багашлады, Рәгаиб ае турында да сөйләде.

Ибятова Гөлфия апай бик тәмле бәлеш салган, Сәбирова Кәзимә апай коймак пешергән. Зур рәхмәт үзләренә.

Изге ниятләребез кабул, бездән дога өмет итүчеләрнең рухлары шат, кукләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын. Һәммәбезгә дә сау-сәламәт булырга язсын…

К.Шакуров_13333bGEDMFeN55811111

Гаилә елына старт биреп,  мәҗлестән соң музеебызда  яңа туган гаиләне дә каршы алдык әле. 

Алмаз белән Ләйсән Кәлимуллинар - икесе дә югары юридик белемнеләр. Мин аларга экскурсия уздырдым, җылы теләкләремне юлладым. Яшьләр биредә фотосессия дә ясадылар.

Котлы булсын туегыз! Бәхетле булыгыз, Алмаз һәм Ләйсән!

F8HWoO8GQFU

 С.Г. Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания АБЗАЛОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 743

Один комментарий

  1. Сәләй Вагыйзов исемендәге музей комплексында һәрвакыт чаралар булып тора. Нурания Минсахиевна һәр датаны, һәр җайлы очракны файдалана. Музей чын мәгънәсендә татарлыкны, татар китабын, Әлифба авторларын пропагандалау үзәгенә әйләнде. Киләчәктә дә бу музейга зур өметләр баглыйбыз. Уйлап карасаң, 7 ел элек бу урын бушлык иде бит. Ә хәзер биредә иң югары дәрәҗәдә бөтен татар дөньясы өчен мөһим булган эш кайный.
    Дамир Таҗиев.