Мин «Самар татарлары» сайтында «Камышлы пенсионерлары кызыклы яши» дигән язмаларны бик еш күрәм, алар өчен чын күңелемнән шатланам. 25 январьдә биредә үзешчәннәр концерт куясын белгәч, һава шартларына да карамыйча, Әбдекидән Камышлыга кузгалдым.
Яңа барлыкка килгән «Дуслык» ансамбленең матур чыгышыннан таң калдым, афәрин. Аларның коллективында бары тик яшь пенсионерлар икәнен белгәч, тагын да шаккаттым. Аларга үземнең шигырьләремне дә, фокусларымны да тәкъдим иттем әле…
Сатылган билетларның акчасын (10 мең сум) Украинада изге бурычларын үтәүче сугышчыларга җибәрергә булганнар, бу хакта тамашада игълан ителде. Без дә шушы изге эшкә кушылыр идек, ансамбльны үзебезнең Шенталы районының мәдәният йортларында да көтеп калабыз!
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 871
Җылы сүзегезгә рәхмәт! Андый уебыз юк түгел. Шентала районы мәдәният идарәсе белән элемтәгә чыгып татар авылларында чыгыш ясап булыр, мөгаен.