Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы-2024” конкурсын уздыра. Бәйге 1-18 февральдә узачак. 23 нче февральдә нәтиҗә ясала.
Конкурсның максаты – солдат хезмәтендәге, Туган илен саклауга үз өлешен кертүче, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган ир-егетләрне хөрмәтләү. Бәйге бер номинациядә оештырыла. “Безнең якташ героебыз” номинациясе ике яшь категориясе буенча уздырыла:
– 15-20 яшькәчә;
– 21 яшьтән өлкәнрәк.
Катнашучы конкурс шартларына туры китереп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташы турында яза. Язма инша форматында булырга тиеш, фотолар куелмый. Хезмәтләрне Вконтакте социаль челтәрендәге “Солдат альбомы-2024” төркеменә урнаштырырга кирәк.
Конкурс таләпләре белән Конгресс сайтында “Рәсми басма” сәхифәсенә урнаштырылган Нигезләмәдә таныша аласыз.
Просмотров: 516