Өлкә татарлары хатирәләре белән уртаклаштылар
21 гыйнварда Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте ветераннары җыелдылар. Очрашу кичәсе оештыру инициативасы белән туган як тарихы белгече һәм журналист Шамил Галимов чыккан иде. Оештыру эшләрен һәм әзерлек мәшәкатьләрен дә ул үз өстенә алды.
Исегезгә төшереп үтәбез: 2024 ел өлкә “Туган тел” милли-мәдәни җәмгыяте өчен юбилейлы. 35 ел элек, 1989 елның 21 гыйнварында, Куйбышевның Яшьләр йортында, яңа тарихта беренче мәртәбә татар җәмәгатьчелеге җыелышы уздырылып, “Туган тел” милли-мәдәни оешмасына нигез салынды. Залда ике йөзләп татар активистлары җыелган иде. Алар Куйбышев өлкәсендә татар теле һәм мәдәнияте торышы, дин һәм мәгърифәт проблемаларын күтәрделәр һәм якын киләчәктә аларны хәл итүне максат итеп куйдылар.
Бу көнне Халыклар дуслыгы йортында 35 ел элек бу тарихи вакыйгада катнашкан, җыелыш карарларын тормышка ашыруга бар көчләрен дә куйган кешеләр җыелды. Залда легендар шәхесләребез — Фаикъ Фарукшин, Азат Надыйров, Әхмәт Абдерәфыйков, Нурислам Шәрәпов, Разия Букина, Әлфия Гыйниятуллина–Бикбаева, шулай ук әлеге вакытта эшләп килүче милли оешмалар җитәкчеләре, руханилар һәм оешма әгъзалары утыра.
Беренче җыелышта катнашкан Шамил Галимов чараны мондый сүзләр белән ачып җибәрде:
— Татарларның берләшә алуы, энтузиазмы һәм милләт өчен үз-үзләрен кызганмыйча эшләүләре нәтиҗәсендә Куйбышевта татар милли җәмгыяте барлыкка килде, һәм бу хәрәкәт бөтен өлкәгә таралды. “Туган тел” җәмгыятенең әйдәп баручылары татар милли бәйрәмнәрен торгыздылар, “Бердәмлек” өлкә татар газетасын ачу бәхетенә ирештеләр, 11 телдә эшләп килүче “Радио-7” программаларын ун ел буе эфирга чыгарып тордылар, “Яктылык” татар мәктәбен ачтылар, Самара каласында Җәмигъ мәчетен төзүдә катнаштылар…
Очрашуга бүгенге көндә Казанда яшәүче Фаикъ Фарукшин да килгән иде. 1988 елның көзендә ул — очучы-штурман, Казанда узган татар активистлары җыелышында катнаша, милләтебезне, туган телебезне һәм мәдәниятебезне торгызу идеяләре белән кабынып китә һәм Куйбышевта үзенә фикердәшләр эзли башлый, бераздан Илгиз Колючев, Азат Надыйров, Әхмәт Нәфыйгин белән таныша.
- Ул чорда татарлар тарихы, мәдәнияте турында тулы мәгълүмат табып алуы җиңел түгел иде. Ә минем милләтебезнең статусын күтәрәсем килде, татар кешесе үз милләте белән горурлана алсын, урамнарда татарча сөйләшергә оялмасын, дип хыяллана идем. Яшь, курку белмәс егет булганмын, күрәсең, үзгәреш җилләре исен беренче булып тойдым, — дип истәлекләре белән уртаклашты Фаикъ әфәнде.
“Туган тел” оешмасы аксакалы Азат абый Надыйров 1988 елның көзендә Фаикъ Фарукшин, Әхмәт Нәфыйгин һәм аларга килеп кушылган мәчет картлары Марат Сафин, Вагыйз Кадыйров, Шамил Яһудин, шулай ук Шамил Әхмәров, Әхмәт Абдерәфыйков һәм Нурислам Шәрәповның беренче очрашуы турында сөйләде:
— Нәтиҗәдә, татар милли җәмгыятен төзү буенча төркем оештырдык һәм өлкә җитәкчелегенә мин язган мөрәҗәгатьне җибәрергә карар кылдык. Анда сүз татар милләтен, телен, мәгарифен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, мәктәпләрдә татар теле дәресләре укыту, татар газетасы ачу, “Ялкынлы яшьлек” һәм башка ансамбльләргә матди ярдәм күрсәтү әһәмияте турында язылган иде. Башка конкрет тәкъдимнәр арасында Куйбышев татарлары җыелышы үткәрү мәсьәләсе дә куелган иде.
Сөйләшер сүзләр күп булганлыктан, аралашу чәй өстәле тирәли дәвам итте. Ветераннар оешма алдына куелган планнарның эзлекле рәвештә үтәлеп килүен, оешманың үсештә булуын билгеләп үттеләр. Татар газеталары һәм журнал чыгып килә, татар сайтлары яңалыкларны минуты-сәгате белән халыкка җиткереп торалар. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин өлкәдә берничә татар җәмгыяте булу турында хәбәр итте. Ләкин элеккеге кебек милләт буларак сакланып калу энтузиазмы сүрелеп бара, диде ул:
— Кызганычка, инде милли үзаңыбызны саклау идеясе белән янып йөрүчеләр бик аз. Бу татар теленең тик гаиләдә генә кирәк булып калуы, күпләрнең байлык артыннан куып йөрүе белән бәйледер, дип уйлыйм. Аңлыйбыз инде, иҗтимагый эш акча китерми. Шуңа да карамастан, Аллага шөкер, арабызда милләт өчен борчылган кешеләребез бар әле. Нәкъ алар сезнең изге эшегезне дәвам итәләр. Милли эшләрдә катнашу теләге белән килгән яшьләр дә бар. Акчасыз-нисез, вакытын, көчен кызганмыйча, милли чараларда катнашалар, күп ярдәм итәләр. Бу бик әйбәт. Бүген дә алдыбызда шул ук бурыч тора – телебезне, динебезне, тарихыбызны, мәгарифебезне саклау. Татарлар үз милләте һәм дине белән горурланырлык булсын. Бу безнең уртак бурычыбыз.
“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров тәкъдиме буенча көн кадагына юбилей чараларын уздыру мәсьәләсе дә куелган иде. Берничә эшлекле тәкъдим әйтелде: Сабан туе белән бергә үткәрергә, булмаса, Мәдәният йортын арендага алып, халыкка зур гына концерт программасы тәкъдим итәргә, активистлар өчен бүгенге кебек чәй кичәсе үткәрергә…
Чарада катнашучылар әлегә уртак фикергә килә алмадылар, ләкин юбилей уңаеннан зур бәйрәм оештыру кирәклеге белән килештеләр.
Данияр СӘЙФИЕВ.
Әнәс МИНГАЛИ фотолары.
«Бердәмлек».
Просмотров: 588