Татары Башкортостана попросили провести Сабантуй на границе с Татарстаном / Башкортстан татарлары Сабан туен Татарстан чигендә үткәрүне сорады

58c20bf94c5f8c86d6f54e018fdca0d6Представители татарских общественных организаций Башкортостана на встрече с руководителем региона Радием Хабировым предложили организовать Сабантуй на территории татарского историко-культурного центра «Тюменяк» и этнографического комплекса «Бабай утары» в Туймазинском районе республики совместно с районами Татарстана. Об этом сообщает издание «Миллиард.Татар».

Радий Хабиров поддержал эту инициативу. При этом он заявил, что в возглавляемом им регионе многое делается для поддержки и развития татарской культуры, языка и традиций.

Руководитель РБ подчеркнул важность сохранения национальных культур и языков, заметив, что в Башкортостане значительное число школьников изучает татарский язык.

Помимо прочего, рассматривается предложение установить памятник мотогонщику Габдрахману Кадырову — заслуженному мастеру спорта СССР и шестикратному чемпиону мира в мотогонках на льду.

В ходе беседы Радий Хабиров выразил уверенность, что единство жителей Башкортостана, их разнообразие и сохранение культурного наследия помогут республике развиваться и сохранять самобытность и уникальность.

tatar-inform.ru

***

Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда Сабан туен республиканың Туймазы районындагы «Төмәнәк» татар тарихи-мәдәни үзәге һәм «Бабай утары» этнографик комплексы территориясендә Татарстан районнары белән бергәләп оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы яза.

Радий Хәбиров әлеге инициативаны хуплады. Шул ук вакытта, ул Башкортстанда татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен үстерү өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте.

Республика Башлыгы милли мәдәниятләр һәм телләрне саклауның мөһимлеген искәртте, Башкортстанда шактый күп сандагы мәктәп укучыларының татар телен өйрәнүен әйтте.

Болардан тыш, СССРның атказанган спорт мастеры һәм бозда мотоузышлар буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, мотоузышчы Габдрахман Кадыйровка һәйкәл кую тәкъдиме дә карала.

Радий Хәбиров әңгәмә барышында Башкортстан халкының бердәмлеге, аларның күптөрлелеге һәм мәдәни мирасны саклау республикага үсәргә, үзенчәлек һәм уникальлекне сакларга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 543

Комментирование запрещено