Милләтебез киләчәге яшьләр кулында

KeqSyO3aJW8«Яктылык» мәктәбендә Гакыйль Сәгыйровның туган көненә багышланган кичә узды

Башкалардан аермалы буларак, Самараның «Яктылык» мәктәбендә уку-укыту эшләре тәрбияви чаралар белән үре­леп бара. Анда кызыклы кешеләр белән очрашулар, фикер алышулар, укучыларның иҗат эшләрен презентацияләү кичәләре еш үткәрелә. Мисал өчен, 21 февральдә күренекле шагыйребез, рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көненә багышланган искә алу кичәсе уздырылды.

2023 елда, күренекле як­ташыбызның 85 яшьлек юбилеена багышлап, Кошки районы, Иске Фәйзулла авылы тарихы китабы дөнья күргән иде. Кичәгә әлеге ки­тапның авторы Фәрит Шириязданов һәм аны бастырып чыгаруда зур булышлык күрсәткән отставкадагы ФКХ (федераль куркынычсызлык хезмәте) подполковнигы Ирек Мостаев та чакырылган иде. Оч­рашуда Димитровградта үт­кәрелгән региональ конкурста беренче урынны яулаган «Яктылык» мәктәбе укучысы Иль­яс Шәкүровның «Гакыйль Сә­гый­ров: «Наперекор су­дь­бе» дип аталган фәнни-га­мә­ли хезмәте дә кулланылды.

Бу хезмәтне 8нче сыйныф укучысы татар теле укытучысы Фәүзия Әсгать кызы Дәүләтбаева җитәкчелегендә эшләгән. Әлбәттә, Шәкү­ров­ның Татарстан, Чувашстан республикалары, Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләре уку­чылары арасында җиңүче булып танылуы — «Яктылык» мәктәбе данын үстерүгә кер­телгән тагын бер матур өстәмә булды.

Ирек Мостаев Гакыйль Сә­гыйров янында үткән яшьлек елларын искә төшерде, үзенең тормыш юлы, Кытай чигендә хезмәт иткән ел­лары, кытайлыларның яшәү рәвеше, холкы турында сөйләде. Аны укучылар һәм укытучылар, мәктәп ди­рек­­циясе дә зур кызыксыну белән тыңладылар, аеруча кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Гомере буе түшәк өстендә ятарга мәҗбүр булган Гакыйль Сәгыйровның көчле рухын, иҗат бөеклеген, эчке халәте сыйфатларын укучыларга җиткерү максатыннан мәктәптә төрле чаралар үт­кә­релеп килә. Элек бу тәрбия чарасын татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина үз эшендә уңышлы кулланса, хәзер инде эстафета Фәүзия Дәүләтбаевага күчте. Ул оештырган ачык дәресләрдә башка класс җитәкчеләре һәм уку­чылары да бик теләп катнашалар.

Гакыйль Сәгыйровның кай­сы гына шигырен алма, һәр юлына тирән мәгънә са­лын­ган булыр. Анда ачы ха­кый­кать тә, акыллы ки­ңәш­ләр дә бар. Мәсәлән, бер ши­гы­рендә:

«Көрәшергә көчем җитми,
Баш иясем килми дошманга,
Дошманнарым күбәймәсен өчен,
Әйләндерәм барын дусларга», — дип яза.

Билгеле, бу сүзләр ниге­зендә искиткеч тирән мәгънә ята. Тик бу фикерне гамәлгә ашыру өчен никадәр акыл көче, рухи батырлык кирәк!

Бүгенге тормышта киң таралган әхлаксызлыкка, тиешле тәрбия җитмәвенә җаны әрнеп:

«Яшьләрдән яңа токым чыгардык,
Вәхшилеккә түгел чыдарлык»,
— дип яза ул, милләтенең ки­ләчәген кайгыртып. Та­гын бер шигырендә теле­без­нең, милли гореф-гадәт­ләре­без­нең югала баруына әрнеп:

«Мин татар!» — дип,
«Без татар!» — дип,
Күпләр йөри күкрәк бәреп,
Татарлыкны югалтмадык,
Үттек юлның иң хәтәрен!
Барып керсәң үз өенә –
Үсеп җиткән бәбкәләре
Тәтелдиләр кяфер телендә,
Такмаганар гына тәре!» — дип язган шагыйрь.

Кешенең «эго»сы, ягьни җан тәрбиясе, кешелеклелек сыйфатлары һәм милли үзаңы туган теле һәм го­реф-гадәтләре тәэсирендә ка­милләшә. Шушы үзкыйм­мәт­ләребез югалган очракта милләтебезне алда ниләр кө­тәчәген чамалап була инде. Ә шагыйрь моны алдан ук күреп белә.

Гакыйль Сәгыйров яшәгән Иске Фәйзулла авылы тарихы китабының шактый өлеше аңа багышланган. Укучылар фәнни-гамәли хезмәтләр баш­карганда бу китап та кулланышта булыр дип ышанасы килә. Яз җиткәч, Казан галимнәрен чакырып, укучы балалар һәм кайткан кунаклар катнашында китапны тәкъдим итү чарасы үткәрергә ниятлибез.

Үткәннәргә борылып карасак, Совет мәгърифәте эш­чән­легенең аерылгысыз рәвештә патриотик тәр­биягә нигезләнгән булуын күрәбез. Ирексездән Гакыйль Сәгыйровны Николай Островскийның «Как за­ка­лялась сталь» китабындагы Павел Корчагин образы бе­лән чагыштырабыз. Аның үр­нәгендә биш буын совет ке­шеләре тәрбияләнде, Гакыйль Сәгыйровның аянычлы тормышына да ул зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм.

Бу мәсьәләгә хәзерге күз­лектән карасак, мил­лә­тебез кичергән югалтуларны җиңү өчен Гакыйль Сә­гыйровның үрнәге бер ди­гән үтемле тәрбия чарасы булыр иде. Анда туган телебезгә мәхәббәт тә, рухи ныклык үрнәге дә, патриотизм да, әхлакый тәрбия һәм башка гыйбрәт үрнәкләре дә җитәрлек. Тик укытучы аларны укучы күңеленә җит­керә белергә генә тиеш. Бала күңеле — чиста кәгазь бите кебек бит ул. Сабый чагыннан ни язылган булса — гомерлеккә сакланачак.

Татар телендә «Исеме җи­семенә туры килә», — ди­гән әйтем бар. «Яктылык» эшчәнлеген күзаллаганда бу фикер тагын да ныгый. Мәк­тәптә төрле юнәлешләрдә эш алып барыла — конкурс­ларда, олимпиадаларда һәм өмәләрдә актив катна­шып, мәктәп данын югары тоталар. Аны тәмамлаган укучыларның югары уку йортларында укуы, педагог булып үз мәктәпләренә кайтуы да дәрәҗәсен һәм якты омтылышларын күрсәтә.

KeqSyO3aJW8

 Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 416

Комментирование запрещено